Эчтәлек

Дөньядагы барлык телләрдә, аеруча Россия Федерациясендә һәм СССРның элеккеге союздаш республикаларында яшәүче халыкларның телләрендә еш очрый. Татар телендә дә рус алынмалары шактый; бу руслар белән татарларның үзара тыгыз аралашып яшәүләренә, хуҗалык, мәдәният багланышларына бәйле.

Казан ханлыгы Рус дәүләте тарафыннан яулап алынганга кадәр үк инде руслардан арыш, буразна, бүрәнә, дуга, күчтәнәч, матча, өстәл, салам, уҗым кебек сүзләр кергән була.

XVI йөз уртасыннан башлап, татар теленә телдән телгә күчеп яки язма рәвештә төрле фонетик үзгәрешләргә дучар ителгән хәлдә русча административ терминнар (өяз, указ, пошлина), вазифа һәм катлау атамалары (воевода, десятник, староста), көнкүреш-хуҗалык лексикасы (дегет, мунчала, чират) һ.б. керә.

XIX йөз ахырыннан рус алынмалары татар теленә, кагыйдә буларак, үзгәрешсез керә башлый (союз, съезд, самолет, училище, колхоз).

Рус теле аша икътисад һәм финанс (бартер, бизнес, инвестор), иҗтимагый-сәяси тормыш (лобби, рейтинг, саммит), фән һәм техника (Интернет, ноу-хау, нанотехнология), мәдәният һәм сәнгать (диджей, видеоклип, продюсер), физкультура һәм спорт (аэробика, ралли, шейпинг), көнкүреш (гамбургер, евроремонт) һ.б. өлкәләргә караган төшенчәләрне белдергән интернациональ сүзләр дә күпләп керә (XX йөз ахырында – XXI йөз башында алынмаларның төп өлешен тәшкил итәләр).

Совет чорының соңгы елларында һәм совет чорыннан соңгы дәвердә рус теленнән күбрәк гади сөйләм сүзләре (братва, ломка, челнок) яки аббревиатуралар (ГЭС, ТЭЦ, КБ, бомж) күчә башлый. Бер үк вакытта төрки-татар сүзләренең дә рус теленә керүе дәвам итә: дорога, товарищ, лошадь, карандаш һ.б.

Татар телендә рус алынмаларын өйрәнү-тикшерү белән Ә.М.Ахунҗанов шөгыльләнә.

Әдәбият

Ахунзянов Э.М. Русские заимствования в татарском языке. Казань, 1968.

Абдуллин И.А., Ахунзянов Г.Х., Ганиев Ф.А. Русский язык – один из источников обогащения и развития татарского литературного языка // Взаимодействие и взаимообогащение языков народов СССР. М., 1969.

Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лекискология. Казан, 1999.

Мөхиярова Р.Х. XX гасырның 80–90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасы. Яр Чаллы, 2000.

Автор – Р.Ә.Закиров