Якынча 40 лап төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача, ара-тирә субтропик поясларында таралганнар.

ТР территориясендә 5 төре бар. Билгесез эт борчагы (М. neglecta), яткын эт борчагы (M. pusilla) барлык районнарда очрый; бөдрә эт борчагы (M. crispa), мавритан эт борчагы (M. mauritiana), урман эт борчагы (M.sylvestris) — Көнбатыш Кама алдында. Буш урыннарда, юл буйларында, торак пунктларда, җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчаларында үсәләр.

8 дән 120 см га кадәр биеклектәге бер- һәм күпьеллык үсемлекләр. Яфраклары чиратлашкан, түгәрәк-йөрәксыман формада. Чәчәкләре эре, алсу, тыгыз йомгакчыклар булып яфрак куентыкларына җыйналган яки чук чәчәк төркеме хасил итә. Җимеше коры, күп сандагы бер орлыклы җимеш-орлыкчаларга таркала. Июнь-сентябрьдә чәчәк аталар. Җимешләре июль-октябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Яфракларында һәм чәчәкләрендә лайла, флавоноид, органик кислоталар, каротин бар.

Халык медицинасында эт борчагы яфраклары һәм чәчәкләреннән ясалган төнәтмәсе ашказаны-эчәк тракты һәм сулыш юллары ялкынсынганда, тире авырулары вакытында кулланыла.

Барлык төрләре дә — терлек азыгы.

Баллы үсемлекләр.

Яткын эт борчагы