Биографиясе

1938 елның 13 октябрендә Мәскәү шәһәрендә туган.

1961 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1981 елдан Казан технология университетында, югары уку йортларының оптик спектроскопия буенча фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире, 1994 елдан гомуми химик технология кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре органик кушылмаларны физик-химик ысуллар белән тикшерүгә карый.

А.Б.Ремизов күкерт- һәм фосфорорганик кушылмалар молекулаларының тирбәнү спектрларын һәм конформацияләрен өйрәнә, S, P һәм C атомнарының төрле торышында S-C, S-O, P-C һәм P-O бәйләнешләре тирәсендәге эчке әйләнүләрнең закончалыкларын билгели.

Конформацион тигезләнешләр термодинамикасында компенсация эффектын ача.

Кристалл үсеше параметрларының температурага һәм аслык структурасына бәйлелеген күзәтә.

Конформацион тигезләнешләрнең термодинамик параметрларын эремәләрнең инфракызыл спектрларын тикшерү нигезендә билгеләү юлларын тәкъдим итә (биредә конформерлар – борылма яки геометрик изомерлар).

Конформацион анализда кушылма чәчелүнең актив спектроскопиясе ысулын куллана.

Инфракызыл спектрлардагы кайбер йотылу сызыклары дихроизмын чагыштыру юлы белән молекуляр кристалларда молекула конформациясе төрен билгеләү алымын эшли.

Полимер чылбырларның локаль хәрәкәтчәнлеген, пыяласыман полимерларның ирекле күләмен һәм икенчел релаксацион күчешләрен өйрәнү өчен яңа – конформацион зондлар ысулын тәкъдим итә.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Влияние межмолекулярных взаимодействий на внутреннюю динамику паразамещённых 1, 2-дифенилэтанов // Журн. физ. химии. 1990. Т. 64, № 4 (автордаш).

Замораживание конформационной подвижности малых молекул (зондов) в стеклообразных полимерах и вторичные релаксационные переходы // Высокомолекулярные соединения. 2007. Т. 49, № 5 (автордаш); Internal rotation in 1,2-di-(pXC6H4)ethanes: infrared spectra and compensation effects // Spectrochimica. Acta. 2003. V.59A, № 13 (автордаш).

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2004. Т. 3.