Биографиясе

1923 елның 14 декабре, Бөгелмә кантоны Исергәп авылы — 1990 елның 26 декабре, Казан.

ВЛКСМ ҮК каршындагы Үзәк комсомол мәктәбен тәмамлый (Мәскәү, 1946). 1941–1943 елларда Ютазы районының Кәрәкәшле урта мәктәбендә укыта. 1943–1944 елларда ВЛКСМның Ютазы райкомы секретаре, 1944–1945 елларда 1 нче секретаре.

1945–1952 елларда Арча райкомының 1 нче секретаре.

1946–1949 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире.

1952–1953 елларда ВЛКСМның Казан өлкә комитеты секретаре.

1953–1956 да ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре.

1956–1964 елларда ТАССР МС рәисе урынбасары.

1964–1983 елларда ТАССР МС каршындагы Матбугатта дәүләт серләрен саклау идарәсе башлыгы.

ТАССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл байрагы ордены, «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Е.Б.Долгов