Биографиясе

1897 ел, Тамбов губернасы, Темников өязе Караево авылы — 1960 елның 7 апреле, Казан.

Беренче татар кинематографистларыннан берсе. Мәскәү кинематография техникумында укый. «Булат батыр» (1927, режиссер Ю.В.Тарич), «Татарстан — дүрт елга иле» (1930, режиссер А.И.Дубровский) фильмнарын төшергәндә режиссёр ассистенты була. «Мари Кужер» (1928), «Комета» (1929) фильмнарын төшерүдә катнаша. 1930 елдан «Востоккино» системасында кыска метражлы документаль фильмнар төшерә, соңрак «Союзкинохроника»ның татар бүлеге студиясендә эшли, «Совет Татарстаны» («Советский Татарстан») киножурналын чыгаруда катнаша. Поздняковның турыдан-туры катнашы белән «Казан университетына 150 ел» («Казанскому университету 150 лет»), «Казандагы М.Горький музее» («Казанский музей М.Горького») һ.б. фильмнар төшерелә.

1954 елдан Свердловск фәнни-популяр фильмнар киностудиясендә документаль һәм нәфис фильмнарга дубляж ясау режиссёры; «Тугрылыкны сынау» («Испытание верности»), «Кигәвен» («Овод»), «Ломоносов», «Солдат Иван Бровкин», «Минем кадерле кешем» («Дорогой мой человек»), «Кырык беренче» («Сорок первый»), «Солдат турында баллада» («Баллада о солдате») һ.б. фильмнарга татар һәм башкорт телләрендә дубляж ясый.

Әдәбият

Алексеев И. Рубежи кинодокументалистов Татарии. К., 1974;

Байкиев Р. Кинорежиссёр, преданный забвению // Татарские края. 2000. № 41.

Автор — Е.П.Алексеева