Биографиясе

1530 ел тирәсе – 1612 елның 17 феврале, Мәскәү.

1570 еллардан Казандагы Николо-Гостинодвор чиркәвендә хезмәт итә, 1587 елдан Казанның Спас-Преображение монастыре башлыгы.

1589 елдан Казан һәм Әстерхан митрополиты.

1606–1612 елда Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы.

1579 елда Казан Мәрьям Ана иконасын табуда катнаша.

Казанда дини эшчәнлек алып барган Гурий (Руготин), Варсонофий, Герман аның тырышлыгы белән изгеләштерелә. Алар турында хезмәтләр авторы.

Гермоген митрополит булган вакытта Казанда миссионерлык эшчәнлеге көчәя, татарларны күпләп көчләп чукындыру үткәрелә.

1593 елда Гермоген башлап йөрүе белән Казаннын Татар бистәсендә мәчет төзү тыюлыгына карамастан төзелгән мәчетләр юк ителә.

Борис Годунов һәм Василий Шуйскийны тәхеткә сайлап алу вакыйгасында катнаша.

Марина Мнишекның чукындыруын таләп иту белән Лжедмитрий I нең ризасызлыгын чыгара.

Лжедмитрий II һәм Василий Шуйскийның каршы торышында, соңгысы ягында була.

Поляк интервенциясендә патриотик позиция ала, поляклар белән хезмәттәшлек итүгә каршы тора; Беренче һәм Икенче ополчение төзүдә Гермоген грамоталары зур роль уйный (1610 елның декабреннән 1611 елның гыйнварына кадәр).

1610 елның 16 гыйнварында поляк интервентлары тарафыннан кулга алына, соңыннан 1610 елның 19 мартында Чудов монастыреның зинданына ябыла, шунда улә.

1913 елда изгеләштерелә.

Искә алу көне 17 февраль/2 март (үлгән көне), 12/25 май (изгеләштерү көне)

Хезмәтләре

Сказание о чудотворной Казанской иконе Пресвятой Богородицы / Предисловие А.И.Соболевского. М., 1912.

Әдәбият

Платонов С.Ф. Статьи по русской истории. СПб., 1903;

Кедров С. Жизнеописание Святейшего Гермогена. М., 1912;

Покровский И.М. Гермоген - митрополит Казанский и Астраханский... и его заслуги для Казани // Известия Обәества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1907. Т. 23.