Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Ельметьево исеме белән телгә алына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, киез итек басу кәсепчелеге тарала.

1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда мәчет, мәктәп, 2 су тегермәне, XX йөз башында 2 су тегермәне, мәчет була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2606,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Әмәкәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Әмәкәй авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла, 1951 елда “Правда” колхозы (Әмәкәй авылы) составына керә. 1993–2006 елларда “Дуслык” крәстиян-фермер хуҗалыгы, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Авылда клуб (1973 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Иске Әлмәт туктаулыгы (буралы курган культурасы).

Халык саны

1795 елда – 33,
1811 елда – 45,
1816 елда – 44,
1834 елда – 110 ир-ат;
1859 елда – 232,
1870 елда – 270,
1906 елда – 519,
1913 елда – 628,
1920 елда – 644,
1926 елда – 396,
1938 елда – 554,
1949 елда – 415,
1958 елда – 371,
1970 елда – 411,
1979 елда – 315,
1989 елда – 159,
2002 елда – 107,
2010 елда – 96,
2017 елда – 91 кеше (татарлар).