Эчтәлек

Хәл ителмәгән җир бәхәсе аркасында килеп чыга. XVIII йөздә Кече Чынлы крәстияннәренең җирләре законсыз рәвештә алпавыт милкенә күчерелә, 1902 елда Рус Чынлысы авылы крәстияннәренә сатыла. Татар крәстияннәренең законлы юл белән җирләрен кайтарып алу омтылышлары нәтиҗәсез тәмамлана.

1905 елгы революция йогынтысында Кече Чынлы крәстияннәре җир өчен көрәшне активлаштыралар. 1905 елның августында алар үз ихтыярлары белән бәхәсле җирне сөрәләр һәм чәчәләр. Шул вакытта алар һәм күтәрелешне оештырган затларны кулга алырга омтылып, уңышсызлыкка очраган патша чиновниклары арасында бәрелешләр була. Крәстияннәрне буйсындыру өчен Кече Чынлыга гаскәр җибәрелә. 1906 елның апреле башында крәстияннәр янә дәгъвалы җирне сөрә башлыйлар. «Законсызлык» ны туктатуны таләп иткән хакимият вәкилләренә алар: «Безгә атсалар да, без бу җирдән беркая да китмәячәкбез» дип белдерәләр.

Чуалышларда 4 меңнән артык крәстиян (шул исәптән күрше авылларда һәм салаларда яшәүчеләр) катнаша. 6 апрельдә каршылык барышында казаклар кырда җыелган крәстияннәргә каршы ут ачалар; качып котылырга теләгәннәрне куып җитеп, кылычлар белән чабалар, «башка авылларга качучылар артыннан шунда баралар». 200 дән артык кеше үтерелә һәм яралана. Яңа күтәрелешләргә юл куймау өчен хакимиятләр Кече Чынлыны озак еллар дәвамында хәрби контрольдә тотарга мәҗбүр булалар.

Әдәбият    

Хасанов Х.Х. Революция 1905–1907 гг. в Татарии. М., 1965.