Актаныш районы Меңнәр авылы янында Сөн елгасының (Агыйделнең сул кушылдыгы) сул кушылдыгында урнашкан.

1960–1980 елларда Е.П.Казаков тарафыннан тикшерелә.

Таш гасыр, Буралы курган, Чиркәскүл, Кушнаренко, Постпетрогром һ.б. археологик культуралар туктаулыкларын, торулыкларын һәм каберлекләрен үз эченә ала. Меңнәр комплексы территориясендә Урта Идел төбәгендә мезолит чорына караган иң борынгы кабер табыла. Фаразланганча, анда аучы җирләнгән; кабердән чакматаштан ясалган ук очлыклары, кыргыч, сөяк сөңге очлыгы, ерткыч хайваннарның казык тешләреннән җыелган асылмалар һ.б. чыга.

Әдәбият          

Казаков Е.П. Неолитические погребения в восточных районах Татарии // Советская археология. 1978. № 2;

Археологические памятники Восточного Закамья. К., 1989.

Автор — Е.П.Казаков