Татарстан Республикасы территориясендәге архитектура тарихы шартлы рәвештә 7 төп чорга: борынгы (X йөзгә кадәр), Болгар (X йөз – XIII йөзнең беренче яртысы), Алтын Урда (XIII йөзнең икенче яртысы – XV йөзнең беренче яртысы), Казан ханлыгы (XV йөзнең икенче яртысы – XVI йөз уртасы), рус-Россия (XVI йөз уртасы – XX йөзнең беренче чиреге), совет (1920 еллар башы – 1980 еллар ахыры) һәм хәзерге (1990 еллар башыннан) чорларга бүленә.

Борынгы чор

Борынгы чорда ныгытылган һәм ныгытылмаган торулыклар барлыкка килә. Әлеге чорга караган ныгытылган торулыклар 2 төрле шәһәрлек хасил итә: гадәти торулык һәм сугыш куркынычы янаган очрак өчен янәшә төзелгән торулык. Ике төрнең дә чокыр һәм туфрак өеме белән әйләндерелгән ныгытмасы, ә кайвакыт туфрак өеме өстендә башы очланган бүрәнәләрдән койма, эченә балчык тутырылган ике рәтле бүрәнә конструкцияле диварлар була (беренче меңьеллык).

Торулыклар, гадәттә, елга ярларының киртләч калкулыклы борыннарында, ә кайвакыт эченә агач буралар салып калдырылган ясалма калкулыклар өю юлы белән тигез урыннарда да урнаша. Борынгы дәвер тораклары – уртасына учак урнашкан, җир өсте өлеше шалашсыман ярымбалчык өйләр, кыек түбәле бүрәнә, кирәч-бүрәнә, саман конструкцияле кирәч-текмә йортлар, шулай ук терлек асрап көн күрүчеләр яшәгән тирмәләр һәм чатырлар.

Башка корылмалардан шулай ук өстенә тәңре-таш балбаллар урнаштырылган ясалма өемнәр рәвешендәге мәҗүси гыйбадәт кылу урыннары, түбәсендәге таш плитәләргә кеше сурәте ясалган төрле зурлыктагы курганнар булуы да мәгълүм.

Болгар чоры

Гарәп сәяхәтчеләре Ибне Фазлан, Ибне Рустә, әл-Гарнати мәгълүматлары буенча (X–XIII йөзләр), болгар халкының күпчелек өлеше елның җылы вакытында тирмәләрдә яки чатырларда яшәгән, салкыннар җиткәч, агач йортларга күченгән.

Таштан гыйбадәт йортлары һәм җәмәгать биналары төзелгән. Аларның иң борынгылары Болгар чорына карый. Ныгытма коймалары белән 4 өлешкә: үзәк ныгытма, эчке шәһәр, тышкы шәһәр һәм бистәләргә бүленгән Биләр шәһәрлеге археологик комплексында Җамигъ мәчет, төрбәләр, кәрвансарайлар, таштан һәм кирпечтән төзелгән мунча, торак калдыклары табыла.

Алабуга шәһәрлегендә ныгытма-мәчет нигезләре сакланып калган («Алабуга шәһәрлеге» манарасы). Стиле буенча ул Якын һәм Урта Көнчыгыш мөселман илләре архитектурасы истәлекләренә якын тора, ләкин кыек агач түбә, тамбур (чолан) һ.б. кебек җирле табигый-климатик шартлар белән бәйләнгән кайбер үзенчәлекле сыйфатларга да ия.

Алтын Урда чоры

Алтын Урда чорында Болгар шәһәрләре архитектурасы алгарыш кичерә. Аларда яңа таш монументаль биналар барлыкка килә. Болгар шәһәрлегендә аерым архитектура истәлекләре, кайбер биналарның хәрабәләре сакланып калган: Болгар җамигъ мәчете, Кече манара, Көнчыгыш төрбә һәм Төньяк төрбә, Кара пулат, Ак пулат, Хан төрбәләре, Кәрвансарай һ.б.

Стильләре шәрык архит-расының сәлҗүкләр юнәлешенә якын тора, ләкин, аермалы буларак, аларга үзенчәлекле конструктив элементлар (кыек агач түбә, тамбур (чолан) өлешләренең булуы һ.б.) һәм характерлы бизәкләр хас.

Казан ханлыгы чоры

Казан ханлыгы чоры архитектурасы агачтан һәм таштан салынган саклану корылмалары, шәһәр һәм авылларда киң таралган агач һәм өлешчә чатыр-тирмә тораклар, шәһәрләргә ислам рухы биргән таш монументаль сарай, гыйбадәт кылу һәм җәмәгать биналары белән билгеләнә.

X–XI йөзләр чигендә үк сәүдә һәм саклану пункты җирлегендә барлыкка килгән Казан шәһәре XV йөзнең 40 нчы елларында Казан ханлыгының башкаласына әверелә. Казан территориясендә Хан пулатлары, Хан мәчете, Нургали мәчете, Ханнар төрбәсе урнашкан таш кирмән диварлар һәм манаралардан торган ныгытма булганлыгы мәгълүм.

Шәһәрдә шулай ук Отыч мәчете, Даир мунчасы һ.б. таш корылмалар булган. Алар архитектура формалары белән Болгар, Алтын Урда, төрек (кара: Госманлы архитектура стиле) һәм Италиянең элгәрге Ренессанс архитектура мәктәпләренә якын тора. Соңгысы шул чорда дөньякүләм танылу ала һәм итальян архитекторлары, Рус дәүләтен, Казан һәм Кырым ханлыкларын да кертеп, күп кенә илләргә чакыру ала башлыйлар.

Рус-Россия дәвере

Рус-Россия дәверендә Казан ханлыгының монументаль архитектура традицияләре өзелә. Традицион татар архитектурасы үсеше, нигездә, авыл җирлегендә, өлешчә шәһәр төзелешләрендә дәвам итә. Татар кирмән шәһәрләре җимерелә. Алар урынында посадлар белән әйләндереп алынган рус кальгалары барлыкка килә (кара: Шәһәр төзелеше Татарстанда, Казан Кремле, Казан посады). Корылмаларның күпчелеге агачтан була. Казанда һәм башка калаларда калган татар халкы шәһәр читендәге аерым урыннарга күчеп утыра (кара: Татар бистәләре, Иске Татар бистәсе).

Бу чорда татар җирләренә күченеп килгән руслар тарафыннан Псков, Мәскәү, Владимир һ.б. архитектура мәктәпләре традицияләрендә монументаль таш корылмалар төзелә. Архитектура-шәһәр төзелеше культурасының үзгәрүе яңа төр корылмалар барлыкка китерә. Христиан дине корылмалары — чиркәүләр (Православие чиркәүләре) һәм монастырьлар калкып чыга. Патша наместнигы сарае, приказлар йорты, таможня һ.б. булган Казан Кремле комплексы яңадан кушылган территорияләрнең хакимият үзәгенә әверелә. Казан посады һәм аны әйләндереп алган бистәләрнең билгеле бер эзгә салынмаган, радиаль-боҗра рәвешендә планлаштырылган структурасы формалаша.

XVII йөзнең икенче яртысыннан төбәк архитектурасында бизәкле кирпеч диварлар, төсле бизәкләр һ.б. белән аерылып торган гомуми рус стилендәге «кирпечле бизәк» юнәлеше үсеш ала. Бу юнәлеш Михляев йорты, Әфган-Мөхәммәт Солтан тәкиясе (Касыйм шәһәре) һ.б. архитектурасында чагылыш таба. XVII йөз ахырыннан рус бизәкле кирпеч архитектурасы ордерлы формалар белән байый башлый.

XVIII йөз башына кальгаларның диварлары шәһәрләр үсешен тоткарлаучы факторга әверелә. 1730–1750 елларда төбәктәге күпчелек шәһәрләрнең, шул исәптән Казанның да, посадларындагы урта гасырлардан калган кальга диварлары сүтелә. Бистәләр шәһәр корылмалары белән кушыла.

Россиянең барлык территориясендәге шәһәрләрне яңадан планлаштыру һәм аларның төзелешен билгеле бер тәртипкә китерү уңаеннан, Казан (1768), аннары төбәкнең башка шәһәрләре өчен регуляр генплан эшләнә. Шул вакыттан алып, шәһәрләрдәге төзелешләр, нигездә, профессор архитекторлар әзерләгән «үрнәк» план буенча тормышка ашырыла. Казанда регуляр планны эшкә ашыру белән беренче профессор архитектор В.И.Кафтырев җитәкчелек итә (1768 елдан). XVIII йөз ахырында Казан губерна идарәсендә биналар төзү һәм ремонтлау эшләре планнарын һәм сметаларын карап тикшерү, губернадагы торак пунктларда алып барыла торган төзелешләргә җитәкчелек итү белән шөгыльләнүче төзелеш бүлеге оештырыла. Анда губерна архитекторлары Ф.Е.Емельянов, Я.М.Шелковников, А.К.Шмидт эшли.

XVIII йөз башында «кирпечле бизәк»кә алмашка рус бароккосы килә. XVIII йөзнең икенче яртысында татар дини архитектурасының барокко стиле һәм традицион урта гасыр күләмле-планлаштыру формаларында кирпеч мәчетләр салына башлый (кара: Казан мәчетләре, Мәчет, Манара). XVIII йөз ахырында Казан губернасы архитектурасында барокко стилен — классицизм, XIX йөз башында ампир алыштыра.

1830 еллар ахырыннан корылмаларның төрләре дә арта. Уку йортлары, хастаханәләр, хәрби хастаханәләр, кабулханәләр, төрмә учреждениеләре, сәүдә йортлары комплексы һ.б. төрле биналар барлыкка килә. Классицизм һәм ампир стилендә төзелгән корылмалар арасыннан Казанда – Университет шәһәрчеген, Гостиный дворны, Иске Таш мәчет һәм Галиев мәчетен, Төрмә кальгасын, Алабугада Никольский чиркәвен, Покров чиркәвен, Спас соборын, Чистайда Никольский соборын һ.б.ны күрсәтергә мөмкин.

Авыл төзелешләре халык архитектурасы үрнәгендә үсә (кара: Рус халык архитектурасы, Татар халык архитектурасы). Шәһәр архитектурасы йогынтысында классицизм үрнәкләре халык архитектурасына да үтеп керә һәм анда үзенчәлекләр формалашуга этәрә. Агач архитектура истәлекләреннән Бакиров Вәлиулла йорты, Гатаулла бай йорты, Әсән-Елга мәчете һ.б. сакланып калган.

1833 елда Россия империясе Эчке эшләр министрлыгының Юллар һәм җәмәгать биналары баш идарәсе карамагында Казан губернасының төзелеш комиссиясе оештырыла. Ул җәмәгать биналары төзү белән шөгыльләнә, корылма планнарын һәм төзелеш эшләренең сметаларын раслый, корылмаларны исәпкә ала һәм аларга тиешле бәя бирә. 1849 елда эшчәнлеге туктатыла.

Шул ук елда юллар һәм юл корылмалары төзү, дәүләт учреждениеләре, рухани идарәләргә һәм шәхси затларга биналар төзергә җир бүлеп бирү белән шөгыльләнүче Казан губерна төзелеш һәм юл комиссиясе оештырыла. 1865 елда вазифаларын Казан губернасы идарәсенең Төзелеш бүлегенә һәм юл төзелеше буенча земство карамагындагы учреждениеләргә тапшырганнан соң гамәлдән чыгарыла.

Губерна һәм шәһәр архитекторлары институты формалаша. Бу чорда архитектор П.Г.Пятницкий, М.П.Коринфский, Ф.И.Петонди һ.б. эшли. XIX йөзнең икенче яртысында Казанда 20 дән артык архитектор эшли. Шулардан иң танылганнары: П.Е.Аникин, А.К.Ломан, П.Т.Жуковский, И.П.Бессонов, А.И.Песке, П.И.Романов, П.В.Тихомиров, В.К.Бечко-Друзин.

XIX йөз уртасыннан XX йөз башларына кадәр Татарстан архитектурасы – Россиядәге капитализм чорының стиль юнәлешләре: эклектика, төрле үзгәрешләр һәм агымнарны стильләштерү; XX йөз башларыннан модерн формаларында үсә. Алар арасында җирле рус һәм татар буржуазиясенең яшәү мохитләренә милли-мәдәни рух алып керү омтылышы белән бәйле романтизм стиле аерылып тора.

Яңа типтагы җәмәгать биналары барлыкка килә: пассаж, вокзаллар (кара: Казан тимер юл вокзалы), театрлар («Алафузов театры»), махсус уку йортлары (гимназияләр, Родионованың затлы нәсел кыз балалар институты, Казан сынлы сәнгать мәктәбе, мәдрәсә, Казан руханилар академиясе һ.б.), күргәзмә биналары (кара: Казан халыкара күргәзмәсе), банклар, кунакханәләр, медицина учреждениеләре (Казан хәрби госпитале, Казан университетының яңа клиникалары, Психиатрия клиникасы бинасы), клуб биналары (кара: Сәүдәгәрләр җыены бинасы, Дворяннар җыены бинасы). Шәһәрләрдә табыш йортлары, шәхси йортлар, башка конфессия гыйбадәтханәләре (кара: Санкт-Катарина кирхасы, Синагога, Покров иске дин тарафдарлары чиркәве) төзелә. Сәнәгать архитектурасы үсеш ала (кара: Крестовниковлар заводы биналары, Александров И.В. варисларының сыра һәм сосла кайнату заводы комплексы).

XIX йөз ахыры – XX йөзләр башында Казан губернасы архитектурасы үсешенә архитектор Л.К.Хрщонович, Ф.Р.Амлонг, Г.Б.Руш, К.Л.Мюфке, Ф.Н.Малиновский, С.В.Бечко-Друзин һ.б. зур өлеш кертә.

Совет чоры

1920–1930 елларда конструктивизм стилендәге биналар аерылып тора (кара: Матбугат йорты). Архитекторлар Ф.П.Гаврилов, С.С.Пэн әлеге стиль вәкилләреннән була.

1930 елның икенче яртысы – 1950 еллар ахырында совет неоклассицизмы өстенлек итә (кара: Татар опера һәм балет театры). Казандагы әлеге стиль вәкилләре – архитекторлар И.Г.Гайнетдинов, И.А.Вәлиев, П.А.Саначин, Г.И.Солдатов һ.б.

1950 еллар ахыры – 1980 еллар ахыры, нигездә, типлаштырылган проектлар буенча алып барылучы барлык төр биналар һәм корылмалар төзелешен индустрияләштерү: сәнәгать комплексларының үсешен тәэмин итү, чит ил архитектурасының алдынгы алымнарын актив үзләштерү, тарихи формалашкан шәһәрләрдәге иске корылмаларны реконструкцияләү, җирле архитектура мирасы һәм монументаль-бизәлеш сәнгатенең традицион формаларын исәпкә алып, яңа биналар төзү (кара: Татар академия театры), тикшеренүләр, архитектура-археологик истәлекләрен реставрацияләү һәм югалган йөзен фәнни реконструкцияләү (кара: Реставрация (архитектура), Архитектура белеме, Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгы, Биләр шәһәрлеге, Казан Кремле, Зөя) һәм хәзерге Татарстан архитектурасыннда милли-төбәк үзенчәлекләрен чагылдыруның тарихи-теоретик нигезләрен эшләү вакыты була (И.Г.Вәлиев, С.С.Айдаров, П.С.Саначин һ.б.ның хезмәтләре).

Хәзерге заман

1990 еллардан Татарстан архитектурасы офислар, банклар, сәүдә йортлары төзү хисабына шәһәр үзәген реконструкцияләү һәм төзекләндерү, индивидуаль һәм типлаштырылган проектлар буенча уңайлы йортлар салу; искергән гыйбадәт йортларының югалган функцияләрен тергезү һәм яңа дини корылмалар төзү (кара: Әлмәт мөселман дини мәгърифәт үзәге, Чаллыдагы «Тәүбә», «Әбүзәр», «Ихлас», Алабуга Җамигъ мәчете, Казандагы «Рамазан», «Хозәйфә ибне әл-Ямәни», Менделеевтагы «Таң» мәчетләре, Түбән Кама җамигъ мәчете һ.б.); әһәмиятле җәмәгать биналарын төзергә чит ил фирмаларын җәлеп итү, нәтиҗәлерәк төзелеш материалларын һәм эстетик чараларны да кулланып, чит ил архитектура-төзелеш практикасының алдынгы тәҗрибәсен үзләштерү; төбәкләрдәге үзенчәлекле архитектур чишелешләрне, Татарстан архитектурасының тарихи үсешендәге барлык чорларга хас традицион формаларны иҗади фикерләү кебек үзенчәлекләр белән сыйфатлана (шулай ук кара: Архитектура бизәге).

Әдәбият

История Татарской АССР. Казань, 1950. Т. 1.

Смирнов А.П. Волжские болгары // Труды Государственного исторического музея. М., 1951. Выпуск 19.

Остроумов В.П., Чумаков В.В. Свияжск. История планировки и застройки. Казань, 1971.

Остроумов В.П. Казань. Казань, 1978.

Айдаров С.С. Архитектурное наследие Казани. Казань, 1978.

Айдаров С.С. Общее прогрессивное и локальное своеобразие в архитектурной школе Татарстана // Материалы Международной научно-методической и практической конференции по архитектуре и дизайну. Казань, 1999.

Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982.

Айдаров С.С., Халиков А.Х., Юсупов Н.З. Память поколений: научно-популярные очерки о памятниках истории и культуры Татарии. Казань, 1980.

Айдарова-Волкова Г.Н. Архитектурная культура Среднего Поволжья XVI–XIX веков. Казань, 1997.

Халитов Н.Х. Очерки по архитектуре ханской Казани. Гипотезы. Факты. Размышления. Казань, 1999.

Авторы – С.С.Айдаров