- РУС
- ТАТ
Мәхкәмә табибе, медицина фәннәре докторы (1974), профессор (1975)
1935 елның 24 августы, Сталинград шәһәре, хәзер Волгоград шәһәре — 2007 ел, Запорожье шәһәре, Украина.
Алтай медицина институтын (Барнаул шәһәре) тәмамлаганнан соң (1960), шунда ук мәхкәмә медицинасы кафедрасында эшли.
1970 елдан Казан медицина институтының мәхкәмә медицинасы кафедрасы мөдире, бер үк вакытта, 1974–1979 елларда, дәвалау-профилактика факультеты деканы.
1980 елдан — Калинин, 1984 елдан Запорожье медицина институтларында дәвалау-профилактика кафедралары мөдире.
Хезмәтләре механик буылу нәтиҗәләренә диагноз кую һәм мәхкәмә-медицина экспертизасы ясауга карый. Механик имгәнүләргә экспертиза ясауның суд-медицина критерийларын эшли.
Бөтенроссия мәхкәмә табибләре җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе (1970–1980).
Дифференциальная диагностика основных механизмов травмы костей таза // Вопросы теории и практики судебной медицины. Казань, 1973 (автордаш).
Судебно-медицинские критерии оценки повреждений первого и второго шейных позвонков // Казан. медицина журн. 1980. № 1.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.