Архитектур-фәзаи корылышы

XVIII йөзнең икенче яртысына кадәр елга яки ерымнарның бер яисә ике ягында үсеш алганнар. Гадәттә, мәчет җирлекнең түбән өлешендә, елга ярында төзелгән.

XIX йөзнең иеннче яртысында, шәһәр архитектурасы, төзелеш нормалары һәм авыл җирлеген яңадан планлаштыру йогынтысында урам структурасы формалаша. Аңарчы авылларның архитектур-фәзаи корылышына урам, тыкрык һәм ябык тыкрыкларның тәртипсез рәвештә урнашуы хас була. Яңа төзелеш кагыйдәләре буенча мәчетләр төп урам белән тыкрык кисешкән почмакта яки кечерәк кенә мәйданда корыла. Яңа типтагы җәмәгать һәм хуҗалык төзелешләре: кибетләр, фельдшерлык пунктлары, җәмәгать амбарлары һ.б. әлеге системага керә. Зур авылларда мәчетләрнең саны 2 дән алып 5 кә кадәр җитә. Кибетләр йортларның беренче катын билиләр, аерым бина рәвешендә йортның ян ягыннан урамга карыйлар яки сәүдә мәйданында төзеләләр. Җәмәгать амбарлары авыл читендә урнаша. Янгын каланчасы белән каравыл өе буа яки елга тирәсендә була. Башка җәмәгать биналары, шул исәптән мәчетләр, үзәк урамнардагы корылмалар белән янәшә яки мәйданнарда урнаша.

Татар утарларының үзенчәлекләре

XX йөз башында татар утарларының үзенчәлекләре формалаша башлый. Урта хәллеләрнең йортлары хуҗалык каралтыларыннан аерым, уеп бизәлгән койма белән уратыла, кызыл сызыктан утар эченә 3–5 м кереп тора; йортның каршысында яки артында, еш кына утарның каршы ягында да бакча утыртыла. Сәнәгатьчеләр, сәүдәгәрләр һәм җир биләүчеләрнең эре торак-хуҗалык комплекслары кишәрлек үзәгендәге чарлаклы, ике катлы йортлардан һәм аның периметры буенча төзелгән аерым торак флигельләреннән һәм хуҗалык каралтыларыннан тора. Мондый утарларны еш кына аерым-аерым капкалы ак өйләр һәм хуҗалык каралтылары тәшкил итә. Ярлыларның утарларында, төбәктәге башка халыкларныкы кебек үк, үзенчәлек сизелми.

Йорт һәм утарның архитектур-декоратив бизәлешендә шәһәр классик һәм традицион татар гамәли-бизәлеш сәнгате элементлары аралашып килә. XIX йөз ахыры – XX йөз башында татарларның утар һәм торак йорт бизәлешендә үзенчәлекле архитектур-декоратив система формалаша. Йортларның фронтоннарында декоратив куышлар ясала, тәрәзәләр уеп бизәлгән йөзлекләр белән каймалана, фасадлар такта белән ябыла, терәкләр һәм пилястралар белән бизәлә, урам як коймасына декоратив рәшәткә өстәлә, капка уеп киселгән декор белән бизәлә. Барлык элементлар да төрле төсләргә буяла. Татар авылларындагы йортлар бизәлешендә яшел, зәңгәр, алтынсу-сары, ак, сирәк кенә кызыл һәм зәңгәр төсләр аралаштырыла.

Авыллар төзелешенең бу этабында урамнарның түбәнге төрләре барлыкка килә: XIX йөзнең икенче яртысында һәм, башлыча, ахырында төзелгән, утарлары дөрес конфигурацияле һәм йортлары кызыл линиядә салынган олы юллар (элегрәк дәрәҗәсез һәм торакны урнаштыру өчен җайсыз саналган); чикләре утарның түрендәге йортлар каршында корылган рәшәткәле тоташ коймалар, капкалар һәм хуҗалык каралтыларының тоташ диварлары белән билгеләнгән, үзәктә һәм елга буенда урнашкан борынгы урамнар; үзәктәге борынгы урамнардан корылма түрендәге утарларга илтүче ябык тыкрыклар; бары тик коймалар һәм хуҗалык корылмаларының тоташ диварлары белән ясалган һәм урамнарны бәйләп торучы коридор-тыкрык кебек урамнар. Казан арты, аннары Кама алды авылларында формалашкан татар йортлары һәм утарларының архитектур-фәзаи корылышы һәм архитектур-декоратив бизәлеш системасы милли төсмер буларак кабул ителә һәм шәһәрләрдәге татар бистәләре, шулай ук Идел алды һәм Кама аръягындагы татар авыллары төзелешләрендә рев-циягә кадәр генә түгел, совет чорында да чагылыш таба. Утарлар һәм биналар корылышы һәм бизәлешенең кайбер элементлары хәзерге вакытта да саклана.

Әдәбият      

Надырова Х.Г. Традиции в архитектуре Татарстана и ислам // Исламское искусство в Волго-Уральском регионе. Казань, 2002. Надырова Х.Г.  Мечети в архитектурно-пространственной структуре татарских селений Среднего Поволжья XVIII – начала XX веков // Татарские мусульманские приходы в Российской империи: Материалы Всерос. науч.-практ. конф. Казань, 2006.

Автор – Х.Г.Надыйрова