Гомуми мәгълүмат

Үзәге – Пензадан 162 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан Беднодемьяновск шәһәре.

Халкы – 13827 кеше (2002), татарлар – 247 кеше. Татарлар Татар Шелдаисы һәм Аккүл авылларында яши.

Татар җәмгыяте тормышы

Татар Шелдаисы (Татар Шылтайсуы) (1641 елда нигез салына) авылында 1917 елга кадәр мәчет һәм ир балалар өчен мәдрәсә эшли, мәчет Аккүл авылында да (1957 елга кадәр – Таракановка) була. 1956 елга кадәр Татар Шелдаисы мәктәбендә татар теле укытыла. Хәзерге вакытта монда мәчет эшли.

Күренекле кешләре

Аккүл авылында актер, режиссер, драматург Кәрим Тинчурин туган.