- РУС
- ТАТ
спортчы (чаңгы спорты), Россиянең атказанган спорт остасы (2005)
1961 елның 9 мартында Казанда туа.
Мәскәү физик культура академиясен тәмамлый (Малаховка шәһәре, 2000).
Спорт белән 1996 елда ТРның инвалидлар физкультура-спорт җәмгыятендә (тренеры Ф.И.Сафиуллина) шөгыльләнә башлый.
Параолимпия уеннарында катнаша (1998); инвалидлар арасында биатлон һәм чаңгыда узышу буенча дөнья чемпионатларында (2003, эстафетада узышу; 2005, биатлон, эстафетада узышу), Параолимпия уеннарында (2006), Дөнья кубогына ярышларда (2007, биатлон) җиңүче. Европа (1997, биатлон; 2001, биатлон, чаңгыда узышу, 2,5 км лы дистанция), дөнья (2003, чаңгыда узышу, 2,5 һәм 5 км лы дистанцияләр) чемпионатларында, Параолимпия уеннарында (2002, эстафетада узышу) көмеш медальләр ала.
Европа чемпионатларында (1997, чаңгыда узышу, 2,5 һәм 5 км лы дистанцияләр; 2001, чаңгыда узышу, 5 һәм 10 км лы дистанцияләр) бронза медальләр ала. 1981–1989 елларда Казанның 47 нче ательесында эшли, 1996 елдан ТРның инвалидлар физкультура-спорт җәмгыятендә инструктор.
ТР Президенты каршындагы Иҗтимагый палата әгъзасы (2006–2007).
Медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.