Биографиясе

1953 елның 2 августы, Әлки районы Чуаш Борнае авылы — 2014 елның 14 августы, шунда ук.

Казан университетын тәмамлый (1980), РФАнең Кола гыйльми үзәгендә (Мурманск өлкәсенең Апатиты шәһәре) эшли.

1997–2002 елларда ТР ФАнең Табигать системалары экологиясе институтының гидробиология лабораториясе мөдире.

2002 елдан Казан университетында, умырткалылар зоологиясе кафедрасы мөдире (2009 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гидробиология, экология, паразитологиягә карый.

Яковлев Мурманск өлкәсендә, Финляндия һәм Норвегиянең төньяк районнарында суда яшәүче умырткасызларның составын тикшерә; Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында умырткасызларның ят төрләрен (кысласыманнар һәм Урта Идел өчен яңа, чыгышы Америкадан булган Physella acuta моллюскасы) ача. Аның тарафыннан төче сулы экосистемаларда антропоген йогынты шартларында барлыкка килгән тискәре экологик күренешләр күрсәтелә; төрле типтагы сулыкларда су сыйфатын бәяләүнең гидробиологик алымнары эшләнә.

Хезмәтләре     

История зоологических исследований в Казанском университете: ХIХ–ХХ вв. К., 2003 (автордаш); 

Пресноводный зообентос северной Фенноскандии (разнообразие, структура и антропогенная динамика): В 2 ч. Апатиты, 2005; 

Охраняемые водные беспозвоночные организмы Республики Татарстан. К., 2010.