- РУС
- ТАТ
1895 елда Аралашу юллары министрлыгы Казан округының Паратск суднолар ремонтлау остаханәләре буларак нигезләнә.
Октябрь революциясенә кадәр механика, казаннар, тимерчелек, кою һәм столярлык цехлары төзелә, аларда 86 кеше эшли (1907 г.).
Паратскига Балтика һәм Ижора заводлары производстволарының бер өлеше эвакуацияләнгәннән соң (1917 г.), остаханәләр Диңгез комиссариатының Идел автономияле суднолар төзү һәм механика заводы итеп үзгәртелә (1918).
Гражданнар сугышы чорында анда Идел буе хәрби флотилиясе корабльләрен ремонтлау һәм яңартып җиһазлау базасы оештырыла.
1922 елда яңа исем ала — «Кызыл металлист» дип атала; суднолар ремонтлау белән шөгыльләнә, авыл хуҗалыгы техникасы (җилгәргечләр, ашлык сугу машиналары, тегермән ташлары), чуеннан коеп ясалган әйберләр эшләп чыгара.
1925–1926 елларда реконструкцияләнгәннән соң халык хуҗалыгында файдаланулы суднолар (коры йөк баржалары, тәгәрмәчле буксирлар), 1934 елдан хәрби корабльләр (бронекатерлар) төзү башлана.
1932 елда заводка А.М.Горький исеме бирелә.
Бөек Ватан сугышы елларында, Киевтан һәм Ленинградтан эвакуацияләнгән белгечләрне һәм җиһазларны кабул итеп, завод хәрби катерлар, шулай ук снарядлар, авиабомбалар корпуслары, зенит кораллары, пар машиналары, аэрочана детальләре, сапёр көрәкләре җитештерә.
Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңүе һәм хәрби техника, сугыш кирәк-яраклары чыгарудагы уңышлары өчен Дәүләт Оборона Комитетының Кызыл Байрагы белән бүләкләнә (1943 ел).
1936 елда — 340 нчы завод, 1950 елда 4 нче п/я предприятие итеп үзгәртелә.
1967 елдан — Яшел Үзән суднолар төзү заводы.
Сугыштан соңгы елларда заводта су асты көймәләренә каршы торучы корабльләр, океанда йөзүче балыкчылык һәм транспорт рефрижераторлары, «елга-диңгез» классы танкерлары, «Звук» тибындагы ярдәмче флот суднолары төзү үзләштерелә.
1949 елда СССРда беренче тапкыр җитештерү куәтләрен кискен арттыру һәм ел саен 25–35 корабль төзү мөмкинлеген биргән агымлы-позицион алымны үзләштерү башлана.
1950 елда якорьларның коелма чылбырларын җитештерүнең яңа прогрессив технологиясе гамәлгә кертелә. Предприятие 1200 т га кадәр авырлыктагы судноларны суга төшерүне тәэмин иткән механикалаштырылган җайланма белән җиһазландырыла (1957 ел).
1967 елда Европадагы иң эре титан кою цехы, 1976 елда «Идел» («Волга») суднолар төзү комплексы (составында 2 стапель цехы һәм туңмый торган док-камера) файдалануга тапшырыла, нәтиҗәдә, принципиаль яңа технол. буенча — башта 400 т га кадәр авырлыктагы эреләтелгән блокларны җыеп — 7 мең т га кадәр сукуышлы суднолар төзи башлау һәм ел әйләнәсе швартов сынаулары уздыру мөмкинлеге тудырыла.
1999 елда завод «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ДУП, 2003 елның маенда шул ук исемдәге АҖ итеп үзгәртелә, 2005 елдан «Ак Барс» Холдинг компаниясе составында.
Эшләүчеләр саны — 5,1 мең кеше (2017 ел).
Заводның суднолар төзү производствосы составында — корпус эшкәртү, җыю-эретеп ябыштыру, стапель (корыч суднолар һәм җиңел эретмәләрдән эшләнгән суднолар өчен аерым), торбалар-бакыр эшләре, маляр-изоляция цехлары, электр-монтаж участогы.
Машиналар төзү производствосына корыч кою, төсле металлар һәм титан кою, тимерчелек, 3 механика цехлары, термик, гальваника участоклары керә.
Ярдәмче производство заводны энергетика һәм техник ресурслар, җир өсте һәм су транспорты белән тәэмин итүче цехларны үз эченә ала.
2011 елдан җитештерүне техник яктан яңартып җиһазлау, хезмәтне оештыруның һәм идарәнең югары нәтиҗәле алымнарын куллану программасы гамәлгә ашырыла.
Предприятие прогрессив технологик җиһазлар белән коралландырылган; алар арасында: 1250 т га кадәр көчәнешле универсаль пресслар, эшләнмәләрне югары ешлыктагы токлар белән кыздыручы торбалар бөгү станоклары, җыю-эретеп ябыштыру линияләре, 12 м озынлыктагы ишүче валларны һәм 1,5 м га кадәр диаметрлы ишүче винтларны эшкәртү өчен санлы программалы идарәле токарь станоклары, плазма кисүче машиналар, югары ныклыктагы, теләсә нинди калынлыктагы корыч, титан, алюминий-магний, бакыр-никель эретмәләре белән эшләү өчен стенд җиһазлар.
Титан кою цехында 0,1 кг нан 3000 кг га кадәр массалы эшләнмәләр коюга мөмкинлек биргән 10 вакуумлы мич (арадан берсе — Россиядә иң зурысы) һәм төгәл кою аппаратлары урнаштырылган.
Сыйфат сынау стендларында, җимермәс контроль лабораторияләрендә тикшерелә. Корпус эшләү (корпус эшкәртү) һәм металлургия производстволары модернизацияләнә, дөньяның әйдәп баручы җитештерүчеләре тарафыннан чыгарылган югары дәрәҗәдә җитештерүче җиһазлар файдалануга кертелә.
Завод илдә беренчеләрдән булып суда тотуның динамика принципларына нигезләнгән тиз йөрешле суднолар төзүгә керешә.
1961 елдан тиз йөрешле су асты канатлы «Метеор» (барлыгы 300 елдан артык берәмлек), 1975–1977 елларда «Сокол» пассаңир теплоходлары, 1980–1990 елларда дөньяда беренче тапкыр су асты көймәләренә каршы торучы су асты канатлы корабль һәм һава мендәрендәге ракеталы корабль эшләп чыгарыла.
1990 елларда һава куышлыклы «Линда» елга теплоходларын, күп максатлы, тизлекле «Терьер» катерларын һәм «Метеор-2000» судноларын төзү үзләштерелә.
2002 елда — Каспий хәрби флотилиясенең флагманына әверелгән «Татарстан» сак корабле, 2012 елда — әлеге проекттагы икенче судно — РФ Хәрби Диңгез флотында «НК» универсаль ракета комплексы белән коралландырылган беренче «Дагестан» корабле.
2000 елларда завод тарафыннан гамәлгә ашырылган проектлар арасында А-145, А-217. 1 проектларындагы тиз йөрешле пассажир теплоходлары, RST 25 проектындагы нефть ташу танкерлары һәм башкалар (шул исәптән Әзәрбайҗан өчен), диверсияләргә каршы файдаланулы «Грачонок» катерлары серияләре, 21631 проектындагы кече ракеталы корабльләр, «Свияга» транспорт йөзмә докы Вьетнам Хәрби Диңгез флоты өчен «Гепард-3.9» проектындагы фрегатлар төзелү һәм башка аерым әһәмияткә ия.
Завод шулай ук заказчы документлары буенча корабльләрне ремонтлау, модернизацияләү, реконструкцияләү эшләрен башкара.
Төрле елларда завод Европа илләре, Кытай, Төньяк Корея, Вьетнам, Куба, Мисыр, Сүрия, Алжир, Иран, Гыйрак һәм башкалар өчен суднолар төзи. Эшләү дәверендә завод тарафыннан 1,5 меңнән артык диңгез һәм елга суднолары, шул исәптән 600 ләп хәрби корабльләр төзелә.
Предприятие продукциясе арасында — шпильләр, рульләр, чыгырлар, ишүче валлар, якорьлар, винтлар һәм башка судно җайланмалары. Нефть-газ чыгару сәнәгате өчен бораулау һәм кысып тутыру җиһазлары, агрессив мохиттә файдаланулы титан һәм корыч коелмалар (шулай ук Көнбатыш Европага, АКШка, Австралиягә җибәреләләр, Норвегиядә диңгездәге нефть вышкаларында кулланылалар) җитештерү оештырыла.
1997 елдан Россиядә беренче тапкыр эре блоклы күпер металл конструкцияләрен эшләү үзләштерелә, алар Кама һәм Вятка елгалары аша күперләр төзүдә, «Миллениум» күпере, халыкара «Казан» аэропортында «Аэроэкспресс» термина лының тимер юллы эстакадасы төзелешендә һәм башкаларда файдаланылалар.
Титаннан коелган эшләнмәләр Көнбатыш Европага, АКШка, Австралиягә җибәрелә, алар Норвегиянең диңгездәге нефть вышкаларында кулланы лалар.
Завод — шәһәр һәм бюджет формалаштыручы предприятие, тораклар, спортка нисбәтле һәм социаль-мәдәни объектлар төзелеше заказчысы. Торак йортлар, шул исәптән заманча «Кызыл металлист» торак комплексы, балалар учреждениеләре, «Авангард» спорт комплексы, «Дельфин» шифаханә-профилакторие һәм башкалар төзелә.
Һава мендәрендәге "Самум" ракеталы корабле
"Татарстан" океан транспорт рефрижераторы
Һава кавернасындагы "Линда" елга теплоходы
Тиз йөрешле "Метеор-2000" пассажир теплоходы
Предприятиенең халыкара дәрәҗәдә һәм Россия күләмендә танылуы «Россия икътисади лидеры» сертификаты (1995 ел), Европа «Веритас» классификация җәмгыяте аттестаты (1997 ел), халыкара күргәзмәләр (Түбән Новгород, 1994, 1995, 1996 еллар; Уфа, 1999 ел; Казан, 2000, 2001 еллар), Бөтенроссия «Россиянең XXI йөздәге иң яхшы 100 машина төзү предприятиеләре һәм оешмалары» конкурсы (2001, 2010, 2012, 2015, 2017, 2020 еллар) дипломнары белән раслана.
Завод Бөтенроссия «2010 елның иң яхшы экспортлаучысы» конкурсының «Суднолар төзелеше» номинациясендә җиңә, 2013 елда сыйфат өчен РТ Хөкүмәте бүләгенә, 2015 елда РФ Президентының «Оборона сәнәгате комплексы үсешенә керткән зур өлеше һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен» рәхмәтенә лаек була. Кече «Углич» ракеталы корабле (Яшел Үзән проектлаштыру-конструкторлык бюросы проекты) халыкара «Каспий диңгезе — 2015» конкурсында иң яхшы хәрби судно дип таныла. Завод Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Күп кенә хезмәткәрләре хөкүмәт бүләкләренә лаек була, шул исәптән 1 кешегә — Советлар Союзы Герое, 1 кешегә — Социалистик Хезмәт Герое, 1 кешегә — Татарстанның Социалистик Төзелеш Герое, 10 кешегә — СССР Дәүләт бүләге лауреаты, 1 кешегә — Ленин комсомолы бүләге лауреаты, 53 кешегә — РСФСР, РФ, ТРның атказанган машина төзүчесе, 1 кешегә — РФнең атказанган технологы, 1 кешегә — РФнең атказанган химигы, 1 кешегә — РСФСРның атказанган икътисадчысы, 1 кешегә — ТРның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, 2 кешегә ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәре бирелә; 61 кеше — Ленин ордены, 10 кеше — Октябрь Революциясе, 175 кеше — Кызыл Байрак, 88 кеше — «Почёт билгесе», 1 кеше — Халык лар дуслыгы, 42 кеше — төрле дәрәҗә «Хезмәт даны», 5 кеше — Почёт, 1 кеше — Дуслык орденнары, 14 кеше — төрле дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләре белән бүләкләнә.
Завод җитәкчеләре арасында — И.И.Гаврилов (1921–1924 еллар), К.С.Ляховский (1924–1927 еллар), С.А.Бахорин (1927–1930 еллар), Ф.А.Приставко (1931–1934 еллар), Ю.И.Неометов (1934–1936 еллар), А.Ф.Майоров (1939–1941 еллар), Е.В.Товстых (1941–1945 еллар), Б.Е.Бутома (1945–1948 еллар), В.Ф.Ивочкин (1948–1949 еллар), А.М.Михайлов (1950–1955 еллар), Г.Ф. Солдак (1955–1962 еллар), Н.Д.Маркотенко (1962–1966 еллар), В.И.Смыслов (1966–1969 еллар), И.И.Немченко (1969–1978 еллар), Л.Я.Змачинский (1978–1984 еллар), Г.Г.Серебренников (1985–1995 еллар), Е.М.Виноградов (1995–1996 еллар), Г.И.Алексеев (1996–2003 еллар), С.В.Ильин (2004–2009 еллар), Р.И.Мистахов (2009–2018 еллар), А.Н.Карпов (2018 елдан).
Корсаков Г.В. Город-сад на Волге. Казань,1966;
Зеленодольску полвека. Казань,1982;
Егорова Н.Б. Патриарх судостроения // Казань. 1997. № 7;
Большому кораблю — большое плавание. Зеленодольск, 2010.
Автор – Н.Б.Егорова, С.Г.Белов, Г.Я.Мәүлетова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.