Биографиясе

Гомер еллары: 1154 ел – 1212 елның 13 апреле.

Кенәз Юрий Долгорукийның улы.

Күп балалы булганлыктан, «Зур оя» («Большое гнездо») кушаматы ала (8 улы һәм 4 кызы була). Башта атасы аны Ростов Великий шәһәре кенәзе итеп билгели. Атасы вафатыннан соң бертуганы Андрей Боголюбский аны тәхеттән мәхрүм итә.

1162 елда Всеволод III анасы һәм бертуганы Михаил белән иленнән куыла, Константинопольдә император Мануил сараенда тәрбияләнә. Иленә кайткач, 1174 елга кадәр, Андрей Боголюбскийга хезмәт итә. Ул үтерелгәч, үзара көрәш барышында Владимир тәхетенә агасы Михаилны утыртуда катнаша (1176). Аның вафатыннан соң бөек кенәз вазифасы Всеволод III кә йөкләнә.

Тышкы сәясәттә Всеволод III үз дружинасына һәм Владимир боярларына таяна, Андрей Боголюбский кебек үк, башка кенәзлекләрдән өстен булу, үз биләмәләрен киңәйтү өчен көрәшә. Новгород феодал республикасына басым ясап, анда үз кешеләренең идарәлеккә үтүенә ирешә. Муром һәм Рязань кенәзлекләре эшенә тыкшына, үз туганнары – Смоленск һәм Переяславль кенәзләре ягында Чернигов кенәзлегенә каршы сугыша. Кенәзләр төркемнәре арасында барган каршылыкларны оста файдалана, рус сәяси дөньясында үз йогынтысын булдыруга ирешә. Аның көч-куәтен һәм абруен «Игорь полкы турында җыр» («Слово о полку Игореве») поэмасы авторы да билгеләп үтә.

Всеволод III идарә иткәндә Владимир-Суздаль кенәзлеге чикләре көнчыгышка таба шактый киңәя. Всеволод III берничә мәртәбә Идел буе Болгарына яу белән бара (1183, 1185, 1205). Берничә кенәзлек көчен берләштереп Биләр шәһәренә оештырылган 1183 елгы һөҗүме җиңелү белән тәмамлана. Всеволод III идарә иткән еллар Владимир-Суздаль кенәзлегенең иң югары куәткә ирешкән еллары була: шәһәрләр төзелә, һөнәрчелек һәм мәдәният үсеш ала (чиркәүләр төзелә, әдәби әсәрләр иҗат ителә, 1187, 1193 елларда елъязмалар тупламасы әзерләнә). Всеволод III вафатыннан соң кенәзлек берничә өлешкә таркала, алар белән аның уллары идарә итә.

Чыганаклар

Приселков М.Д. Троицкая летопись. Москва–Ленинград, 1950.

Полное собрание русских летописей. Москва, 1965. Т. 15; Ленинград, 1989. Т. 38; Москва, 1997. Т. 1; Москва, 1998. Т.2.

Әдәбият

Ключевский В.О. Древнерусские жития святых как исторический источник. Москва, 1871.

Воронин Н.Н. Зодчество Северо-Восточной Руси XII–XV веков. Москва, 1961. Т. 1.

Пашуто В.Т. Внешняя политика Древней Руси. Москва, 1968.

Кучкин В.А. Формирование государственной территории Северо-Восточной Руси в X–XIV веков. Москва, 1984.

Лимонов Ю.А. Владимиро-Суздальская Русь. Ленинград, 1987.

Соловьёв С.М. Сочинения. Москва, 1988. Книга 1.

Измайлов И.Л. 1183 г. Крестовый поход на Волге // Родина. 2000. № 3.

Автор – И.Л.Измайлов