Биографиясе

1930 елның 22 августы, Зеленодольск районы Күгәй авылы — 1983 елның 17 июле, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1952), «Совет әдәбияты» журналында, ТАССР Мәдәният министрлыгының радиомәгълүмат бүлегендә, Татарстан китап нәшриятында эшли.

1956–1978 елларда «Казан утлары» журналы редакциясендә бүлек мөдире. Авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать җитештерүе алдынгыларына, галимнәргә, сугыш ветераннарына багышланган «Гүзәл җимешләр» (1959), «Ышану» (1961), «Күтәрелештә» (1965), «Егетлек» (1975) очерклар җыентыклары авторы.

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т.2.