Биографиясе

1936 елның 29 марты, Пермь өлкәсе Березники шәһәре – 2018 елның 14 июне, Мәскәү өлкәсе, Мәскәүдә җирләнгән.

Казан университетының геология факультетын (1958), Бөтенсоюз кинематография институтының режиссёрлык факультетын (1966) тәмамлый.

1959–1962 елларда Казан телевидение студиясендә мөхәррир.

1966–1986 елларда Одесса нәфис фильмнар студиясендә куючы режиссёр, 1987–1993 елларда «Мосфильм» киностудиясендә.

РФ Дәүләт Думасы депутаты (1993 тән), 1996–1999 елларда – РФ Дәүләт Думасында мәдәният комитеты рәисе, «Народовластие» группасының рәистәше.

«Вертикаль» киностудиясе һәм «Гандвик» бәйсез телевидение студиясе директоры.

Кинематограф ветераннарын һәм кино мәктәпләре студентларын социаль яклау хәйрия фондын җитәкли.

Иҗаты

Ул төшергән нәфис фильмнар – «Вертикаль» (Б.В.Дуров белән берлектә, 1967), «Туган көн» («День ангела», 1969), «Ак шартлау» («Белый взрыв», 1970), «Робинзон Крузоның тормышы һәм гаҗәеп маҗаралары» («Жизнь и удивительные приключения Робинзона Крузо», 1973), «Кон­трабанда» (1975), «Өмет җиле» («Ветер надежды» (1978), «Очрашу урынын үзгәртеп булмый» («Место встречи изменить нельзя», 1979), «Том Сойер маҗаралары» («Приключения Тома Сойера», 1981), «Капитан Грант балалары» («Дети капитана Гранта», 1983), «Ворошилов укчысы» («Ворошиловский стрелок», 1999); публицистик фильмнар – «Болай яшәргә ярамый» («Так жить нельзя», 1990), «Без югалткан Россия» («Россия, которую мы потеряли», 1992), «Бөек криминаль революция» («Великая криминальная революция», 1993) һ.б.

Күп кенә фильмнарының, шул исәптән документаль-публицистик фильмнарының сценарий авторы да була.

Говорухин тудырган фильмнар Россия кино сәнгатенең мөһим өлеше буларак бәяләнә.

Әсәрләре

Страна воров на дороге в светлое будущее. Нарва, 1994.

Әдәбият

Кино: Энциклопедический словарь. М., 1986.

Всемирный биографический энциклопедический словарь. М., 2000.

Автор – Е.П.Алексеева