Югары Ослан районы территориясендә (Патрикеево авылыннан төньяк-көнбатыштарак).

1972 елда билгеләнә.

Мәйданы 70 га.

Зөя елгасы үзәнендәге көньяк-көнбатыш экспозициянең Пермь карбонаты утырмаларыннан торучы уңъяк текә сөзәклеген били.

Тау наратлыгы дип аталучы зур булмаган нарат урманы участогы яфраклы урман эчендә мергель утырмаларында урнашкан. Биредә үсүче кайбер агачларга 200 яшь, кәүсә әйләнәсе 1 м дан артыграк.

Ташлы субстратта үскән наратлар танылган геоботаник Д.И.Литвинов тарафыннан билгеләнә (1891). Ул нарат урманнарын башка ылыслы бергәлекләр белән беррәттән дүртенчел чорга кадәр тау шартларында формалашкан дип исәпли.

Хәзерге геоботаникада тау нараты гади наратның аерым бер төрчәсе буларак карала, еш кына акбур нараты (Pinus sylvestris var. cretacea) дип йөртелә. Ылысларының кыскарак, күркәләренең озынча-түгәрәк булуы, тәңкәләренең формасы, салынкы өлгергән күркәләре белән аерылып тора.

Тау наратлыгында шулай ук юкә, имән, өрәңге үсә. Урман эчендә имәнлекләргә хас агач-куаклар: чикләвек, сөялле кабар, урман зелпесе, кошкунмас агач таралган. Үлән капламында киң яфраклы һәм катнаш урман төрләре үсә: өч аерчалы күгелҗем ут, оеш кыңгырау чәчәк, нут мәче борчагы, ромашкасыман кашкарый, буяулы сырмавык, чын йогырт, миләүшә, күп чәчәкле һәм дарулы сөләйман мөһере, бер яклы рамши уты һәм башкалар.

Сәхләбчәләр семьялыгыннан ТРның Кызыл китабына кертелгән вәкилләре – чын башмакчәчәк, куе кызыл йод үләне, черки шәрә бизлеге, кызыл серкәбаш очрый.

Объект фәнни әһәмияткә ия.