- РУС
- ТАТ
ТР Дәүләт Советының 2001 ел 11 май һәм ТР Министрлар Кабинетының 2001 ел 9 июль карарлары нигезендә оештырыла.
Юл хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт сәясәтен үткәрү һәм идарә эшләрен тормышка ашыра; гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларын төзү, яңарту, эшчәнлеген тәэмин итү һәм ремонтлау; автомобиль, һава (гражданнар авиациясе), эчке су юллары, сәнәгать, үткәргеч торбалар һәм шәһәр электр транспорты (шул исәптән метрополитен) белән җитәкчелек итә. Юл хуҗалыгы, транспорт, хезмәт идарәләрен, финанс, хокук, оештыру, транспорт сәясәте, бәя билгеләү программалары, аудит, мәгълүмат-аналитика, автомобиль юллары, күперләр, юл төзү материаллары сәнәгате, шәһәр йөк ташу, тимер юл, су, һава һәм үткәргеч торбалар транспорты, кадрлар һәм кадрлар сәясәте, административ-хуҗалык бүлекләрен; документлар белән эшләү секторын; мобилизацион әзерлек, хезмәт саклау, терр. органнар һ.б. юнәлештә эшләүче баш белгечләрне үз эченә ала.
ТР Президентына һәм ТР Министрлар Кабинетына буйсына.
Министрлар: В.А Швецов (2001–2007), И.И.Фәсхетдинов (2007–2009), Л.Р.Сафин (2010–2020), Ф.М.Хәнифов (2020 елдан).
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.