Биографиясе

1940 елның 7 марты, Куйбышев өлкәсенең Сергиевск районы Успенка авылы – 2012 елның 23 ноябре, Чаллы шәһәре.

Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлый (1981).

Хезмәт эшчәнлеген 1957 елда 25 нче трестның 8 нче төзелеш идарәсендә ташчы булып башлый (Самара өлкәсенең Новокуйбышевск шәһәре).

1958 елдан Казакъстан ССРның Караганда өлкәсе Тимертау шәһәре төзелеш оешмаларында.

1970 елдан «Камгэсэнергострой» ҖБдә: 61 нче, 62 нче төзү-монтаж идарәләрендә монтажчылар бригадиры, 46 нчы төзү-монтаж идарәсе башлыгы (1979 елдан).

1995–1998 елларда «Челныгорстрой» АҖдә: баш инженер, 61 нче төзү-монтаж идарәсе башлыгы урынбасары. Филимонов җитәкләгән бригада 1971–1975 елларда 150 мең м2 дан артык торакны файдалануга тапшыра, Чаллы шәһәрендә тимер-бетон конструкцияләрдән бораулап сугылган субайлы фундаментларда гомуми мәйданы 540 мең м2 булган беренче биек (9–12 катлы) торак йортлар, илдә беренче булып колонналарга утыртылган 17–26 подъездлы җыелма уникаль торак йортлар төзелә.

1976–1981 елларда КПСС ҮКның ревизия комиссиясе әгъзасы.

Бүләкләре

Герой исеме КамАЗның 1 нче чиратын төзегәндә ирешкән уңышлары өчен бирелә. Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының бронза медале белән бүләкләнә.

Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (1999).

Әсәрләре

Путёвка в жизнь // Поступь Батыра. Год 1972. К., 1973; 

Третья высота // Мы строим КамАЗ. К., 1974; 

Почётная и ответственная обязанность // Коммунист Татарии. 1977. № 7.

Әдәбият

Таҗи Насих. Өмет // Җидегән йолдыз. К., 2004; 

Паушкин Г. Три встречи на высоте // Батыр на Каме. Год 1971. К., 1972; 

Лисин Е. Градостроитель // Останутся в памяти. К., 1978; 

Алаев Ю. Филимонов Виктор Петрович // Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг.): Док. очерки. К., 1980; 

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003; 

Энциклопедия города Набережные Челны. К., 2007.

Автор — М.Җ.Гаитов