Биографиясе

1880 елның 30 октябре, Могилёв шәһәре — 1955 ел, Мәскәү.

Дворяннар нәселеннән.

1903 елда Новороссия университетын (Одесса шәһәре) тәмамлагач, шунда ук эшли: 1904–1907 елларда профессорлык стипендиаты, 1907–1908 һәм 1911 елда энциклопедия һәм хокук философиясе кафедрасы приват-доценты. 1912–1913 елларда приват-доцент, 1913–1917 елларда Томск университетының халыкара хокук кафедрасы ординар профессоры. 1917–1922 елларда Казан университетында: халыкара хокук (1919 елга кадәр), халыкара мөнәсәбәтләр һәм халыкара хокук (1919 елдан) кафедралары профессоры; бер үк вакытта, 1919 елның апреленнән 1921 елга кадәр иҗтимагый фәннәр факультеты деканы. 1923–1929 елларда Саратов университетында: иҗтимагый фәннәр факультетларының халыкара хокук (1924 елга кадәр), хокук һәм хуҗалык (1924 елдан) кафедрасы профессоры. 1929 елдан 1 нче Мәскәү университеты, Бөтенсоюз юридик читтән торып уку институты (Мәскәү) профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре халыкара хокук мәсьәләләренә карый. «1890 елгы Берлин конференциясенә кадәрге тарихи үсеше чорында фабрика хезмәтен халыкара-хокук ягыннан регламентацияләү идеясе» («Идея международно-правовой регламентации фабричного труда в её историческом развитии до Берлинской конференции 1890 г.», Томск, 1915) монографиясендә халыкара эшчеләргә кагылышлы законнарга гомуми бәяләмә бирә, Көнбатыш илләрендә пролетариатның хезмәт шартларын регламентацияләүгә дәүләт тыкшынуы тенденциясе көчәюне билгеләп үтә.

Хәрби, консуллык хокукына, халыкара бәхәсләрне тыныч юл белән чишү чараларына караган хезмәтләре бар.

Хезмәтләре  

Институт военнопленных в понимании Германского генерального штаба. Томск, 1915;

Об основных началах консульского права применительно к Советской России // Уч. зап. Саратов. университета. 1925. Т. 3, вып. 4;

По поводу советского консульского права // Уч. зап. Саратов. университета. 1927. Т. 6, вып. 4.

Әдәбият  

Фельдман Д.И. К истории науки международного права в Казанском университете // Уч. зап. Казан. университета. 1956. Ч. 116, кн. 13;

Профессора Томского университета. Томск, 1996.

Автор — Е.Б.Долгов