Лаеш районының Столбище авылыннан көньяктарак, Идел елгасының биек террасасында.

Су өслегенең мәйданы 3,84 га. Күләме 96 мең м3. Озынлыгы 530 м, иң зур киңлеге 120 м. Уртача тирәнлеге 2,5 м, иң зур тирәнлеге 7,5 м.

Күлнең барлыкка килүе карст күренеше белән бәйле. Озынча түгәрәк рәвешендә. Кече Куян күле элек Куян күленең бер өлеше була. Казан–Атабай автомобиль юлы төзелеше вакытында аннан дамба белән бүленә һәм үзе бер аерым сулыкка әверелә.

Суы йомшак (3 мг-экв/л), җиңелчә минеральләшкән (100 мг/л га кадәр), үтә күренмәле, гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта.

Ял итү урыны.