Лаеш районы Столбище авылының көньяк-көнбатыш чигендә, Идел елгасының биек террасасы буенда.

Су өслегенең мәйданы 10,8 га, шуның 1,2 га йөзмә «үлән-утрау» алып тора. Су күләме якынча 189 мең м3. Озынлыгы 1105 м, киңлеге 140 м, уртача тирәнлеге 2 м тирәсе, иң зур тирәнлеге 8,7 м. Куян күленнән автомобиль юлы белән Кече Куян күле бүленгән.

Якынча, 1950 еллар башында Куян күле Столбище күле белән зур сулык ясап кушыла. Соңрак, Зур Кабан авылы ягыннан ерым китерелмәләре килү сәбәпле, күлләр бүленә, ә 1970 елда алар арасында дамба салына.

Күл карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Суы җиңелчә минеральләшкән (117 мг/л), йомшак (3 мг-экв/л), үтә күренмәле (200 см га кадәр), гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта.

Даими рәвештә җир асты сулары белән туена.

Акрынлап ләмләнә һәм суүсемлекләр белән каплана.

ТРның табигать истәлеге (1978).