Эчтәлек

Авылга 1927 елда нигез салына. Оешкан көненнән ТАССРның Арча кантоны Арбор волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан –Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән –Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Югары Субаш авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Алга” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Әхмәтов), 1950 елдан “Марс” колхозы составында, 1976 елда Тукай исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1995 елдан Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2008 елдан Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1944–1960 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли. 2015 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл куела (Г.Г.Галиев акчасына).

Халык саны

1926 елда – 190,
1938 елда – 176,
1958 елда – 110,
1970 елда – 106,
1979 елда – 85,
1989 елда – 82,
2002 елда – 77,
2010 елда – 63,
2015 елда – 60 кеше (татарлар).