1944 елның маенда эвакуацияләнгән Киев суднолар төзү техникумы җирлегендә ачыла.

Белгечлекләр: автоматлаштырылган мәгълүмат эшкәртү системасы һәм идарә итү, коммерция һәм реклама, кара һәм төсле металларны кою, хокук белеме, суднолар төзү, судноларга һәм механизмнарына техник хезмәт күрсәтү, транспорт электр җиһазлары, машиналар төзелеше технологиясе, икътисад, бухгалтерлык хисабы һәм контроль.

Техникумны тәмамлаучылар арасында — А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы директоры Е.М.Виноградов.

Техникум 2011 елда ябыла.

Татарстан Республикасы Рәисе карары буенча “Яшел үзән суднолар төзү колледжы” ачыла.