Эчтәлек

Гомумболгар койнесе, болгар теле һәм кыпчак теле, шулай ук җирле диалектлар нигезендә үсеп чыга.

Идел буе төрки теле лексикасының төп өлешен борынгы төрки телнең сүзлек фонды тәшкил иткән: ана, ата, ай, йол (юл), эр (ир), алтын һ.б.

Телнең фонологик структурасына:

  •  «а»ның — а0 — қара — қа0ра — дип иренләшеп әйтелүе;
  • тар ирен сузыкларының киңәюе: у>о, ӱ>ө - тур>тор, ӱч>өч;
  • кайбер тартыкларның параллель кулланылуы: б-м + бӓн — мӓн (мин), з-й — изӓ — ийә (ия), г-w — ағыр — аwыр (авыр) һ.б. хас.

Морфологиясенең үзенчәлекләре:

  • сыйфат фигыльнең угыз — мыш һәм кыпчак — ган формаларының параллель кулланылуы — килмеш — килгән;
  • хикәяләү наклонениесенең хәзерге һәм киләчәк заман функцияләрендә — р кушымчалы фигыльнең кулланылуы — ул барыр;
  • боерык һәм шарт фигыльләрнең борынгы формаларын куллану — барың, баргыл;
  • шарт фигыльнең аналитик формалары елда булу — барыр ирсә һ.б.

XIII—XVI йөзләрдә Идел буе төрки теленә караханлылар — уйгыр һәм харәзем — төрки әдәби телләренең язу традицияләре тәэсире бик көчле була. Ул халык авыз иҗаты әсәрләре, сөйләм теле, гарәп, фарсы һ.б. телләрдән алынган сүзләр исәбенә байый.

XIX йөз уртасына кадәр әдәби тел функциясендә яши. Иске татар әдәби теле барлыкка килүнең беренче баскычы булып санала.

Идел буе төрки телендә сәнгать, фәнни, тарихи-публицистик, дини әсәрләр иҗат ителә. Шулай ук бу телдә язылган Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларының хан ярлыклары, документлар, тарихи трактатлар, эпистоляр һ.б. кулъязма ядкәрләр сакланган.

Әдәбият

Җәләй Л. Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар. К., 1954;

Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы. К., 1993;

шул ук. Тел - тарих көзгесе. К., 2003;

 Богородицкий В.А. Введение в татарское языкознание в связи с другими тюркскими языками. К., 1934;

Языки народов СССР. Тюркские языки. М., 1966. Т. 2.

Автор — В.Х.Хаков