1920 елда Мәскәүдә гамәлдән чыгарылган Эчке Россия мөселманнары эшләре комиссариаты җирлегендә ачыла.

Башта РСФСРның Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты каршында, 1924 елның апреленнән Бөтенроссия ҮБК Президиумы каршында эшли. ТАССРның сәяси, икътисади, милли һәм мәдәни мәнфәгатьләрен РСФСР югары дәүләт хакимияте органнарына җиткерә.

1938 елның декабрендә гамәлдән чыгарыла.

Төрле еллардагы җитәкчеләре: А.Г.Ганиев, Г.М.Енбаев, С.М.Еникиев, И.К.Неометов.