Биографиясе

1845 елның 14 августы, Смоленск губернасы, Духовщина өязе Климово авылы — 1903 елның 22 ноябре, Берн, Швейцария.

Дворяннар нәселеннән.

Мәскәү университетын тәмамлый (1867).

1867–1890 елларда Смоленск шәһәрендә: губерна дворяннар җыены секретаре (1872 елга кадәр), 1872 елдан губерна төрмәләр буенча попечительләр комитеты директоры, бер үк вакытта, 1877 елдан шәһәр башлыгы.

1890–1893 елларда Казан вице-губернаторы. Иген уңмаган 1891–1892 елларда һәм 1892–1893 еллардагы ваба эпидемиясе вакытында Казан губернасы халкына ярдәм оештыручыларның берсе.

1893–1901 елларда Архангельск, 1901–1903 елларда Саратов губернаторы.

1903 елда игенчелек һәм дәүләт милке министры иптәше (урынбасары).

«Терлекләрне мүк белән тукландыру тәҗрибәләре» («Опыты кормления скота мхами», 1891), «Казан һәм Урта Иделнең башка губерналарындагы крәстиян хуҗалыгы турында очерк» («Очерк крестьянского хозяйства в Казанской и других средневолжских губерниях», 1892) һ.б. хезмәтләрендә XIX йөз ахырында Казан губернасындагы крәстиян хуҗалыкларының икътисади хәленә анализ ясый һәм төбәктә авыл хуҗалыгының интенсив үсеш юлларын билгели.

Хезмәтләре Рус Төньягын, Россиянең кара туфраклы төбәкләрен икътисади үзләштерүгә карый.

Хезмәтләре                                 

Русский Север: Путевые заметки. СПб., 1897; 

Чернозёмная Россия: Очерк экономического положения края. Саратов, 1902.

Әдәбият                

Лобанов-Ростовский А.Б. Русская родословная книга. СПб., 1895. Т. 2; 

Попов Г.П. Губернаторы Русского Севера. Архангельск, 2001.    

Автор — Е.Б.Долгов