Биографиясе

1912 елның 23 апреле, Сембер губернасы, Буа өязе Чуаш Чурапаны авылы – 1987 елның 22 июле, Төмән шәһәре.

Ульяновск педагогика училищесен тәмамлый (1940 ел). Туган авылында укытучы булып эшли.

1941 елның сентябреннән Кызыл Армия сафларында.

1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 886 нчы аерым саперлар батальонында отделение командиры (22 нче һәм 31 нче армияләрнең 44 нче укчы корпусы). Калинин, 2 нче Балтыйк буе һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Смоленск (1941 ел) сугышында, Ржев-Вязьма (1943 ел) һәм Белоруссия һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1944 елның 19 февраленә каршы төндә Калинин өлкәсенең Шерово авылы янындагы сугышта батырлык күрсәтә: дошман уты астында отделениесе белән дошманның мина кыры һәм тимер чыбыклы киртәләре аша үтәргә юл ясый, һөҗүм итүче укчы подразделениеләргә алга үтүгә булышып, танкка каршы 12 минаны зарарсызландыра; 1944 елның 10–11 августында Айвиексте елгасын кичеп, Каленава торак пункты (Плавиняс шәһәреннән төньяк-көнчыгыштарак, Латвия) янында пехотачылар белән бергә каршы ярга чыга, дошман уты астында Г.Д.Садовников отделениесе, техника һәм пехотаны Омаца һәм Иорфат (Көнчыгыш Пруссия) елгалары аша чыгару өчен, күпергә өрлек һәм бүрәнәләр сала.

Хайлигенбайль шәһәрен (Калининград өлкәсе, хәзер Мамоново шәһәре) штурмлаганда Г.Д.Садовников беренчеләрдән булып һөҗүмгә күтәрелә, дошманның орудиесен кулга төшерә һәм шәһәр янындагы сугышта отделениесе белән 2 йортны ала; шушы сугышта каты яралана. 1945 елда демобилизацияләнгәннән соң, Төмәндә яши, совхозда слесарьлар бригадиры булып эшли (Красноярск крае Агинский районы).

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин