12 төре билгеле, Евразиядә таралганнар.

Татарстан территориясендә 2 төре бар.

Гади тритон (T. vulgaris) республиканың барлык районнарында очрый. Дымсу урыннарда яшиләр (урман, куаклык, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары, күлләвек һәм юл буйларындагы канауларда очратырга мөмкин). Гомуми озынлыгы 10,5 см га кадәр. Ата затлар аналарыннан кечерәк. Аркасы ачык көрән, корсагы аксыл-саргылт төстә, вак тимгелле. Тиресе йомшак (тереклегенең суда яшәү фазасында) яки вак бөрчекле (корыда). Ата затларның сырты буйлап сырлы-сырлы тире кикрик сузылган, туй чорында ул аеруча яхшы беленә, Бу вакытта койрыкта (кайвакыт гәүдәдә) сәдәф ялтыравыклы зәңгәрсу сызык, дулкынлы сырт өстендә кызгылт-сары кайма бәреп чыга. Кикриге биеккә үсә барып, башының арткы өлешеннән койрыгына кадәр сузыла.

Сырлач сыртлы тритон (T. cristatus), нигездә, Көнбатыш Кама алдында очрый. Гади тритон яши торган биотопларда яши, әмма суның чисталыгына таләпчән. Гомуми озынлыгы 16 см га кадәр. Тиресе тупас бөрчекле, өсте карасудан карага кадәр, корсагы эре кара тимгелле кызгылт-сары төстә. Ата зат койрыгының кара читле булуы һәм кара төстәге клоака кабарынкылыгы белән аерыла (ана затларда ул кысылган һәм кызыл төстә). Тритоннар туфрак бушлыкларында, сукыр тычкан һәм кыр тычканнары өннәрендә, черегән агач түмгәкләрендә кышлыйлар. Апрель-майда уяналар, суның температурасы 6-8°C булгач, сулыкларга күчәләр. Озакламый аларның туй чоры башлана. Бу вакытта ана затлар ачыграк төскә керә, аталарының исә кикриге үсеп чыга. Ана зат су үсемлекләренең яфракларына 30 дан 700 гә кадәр йомырка сала. Үрчем биргәннән соң, олы тритон, сулыкларны калдырып, урманнарга таралалар. Коры җирдә – бөҗәкләр, күбаяклылар, үрмәкүч, гусеницалар, суда кысласыманнар, моллюсклар белән тукланалар. Яшәүләренең 2-3 нче елында җенси җитлегәләр.

Сырлач сыртлы тритон ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Гади тритон