Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
(франц. passage — үтү, күчү), пыяла түбә астындагы үтү юлының ян-якларына кибетләр урнашкан сәүдә бинасы төре
Россиядә беренче пассаж XIX йөз уртасында төзелә башлый. Иң билгеле пассаж 1889–1893 елларда Мәскәүдә Кызыл мәйданда төзелә (хәзерге ГУМ; архитектор А.Н.Померанцев, инженер В.Г.Шухов).
Казанда 1880 еллар уртасында Александровлар пассажы, XX йөз башында — Чернояров пассажы корыла.
Пилявский В.И., Тин А.А., Ушаков Ю.С. История русской архитектуры. М., 1984.
Автор — Х.Г.Надыйрова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.