Гомуми мәгълүмат

Оренбург өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1966 елда оештырыла. Үзәге – Плешаново авылы (Оренбург шәһәреннән 227 км ераклыкта урнашкан). Мәйданы – 2,8 мең кв.км.

Халкы – 19729 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1429 кеше (1979 елда – 1347, 1989 елда – 1176 кеше).

Районда 2 татар торак пункты – Үтәй (2003 елда – 372 кеше) һәм Ибрай (253) бар.

Татар җәмгыяте тормышы

1740 елларда район территориясенә Идел буе татарларының килеп урнашуы Яңа Мәскәү тракты төзелеше белән бәйле. Ям (почта) хезмәтен башкарудан тыш, алар сәүдә, аяк киеме тегү, күн эшкәртү, ат дирбиясе ясау белән шөгыльләнә.

Район, шулай ук Ибрай һәм Үтәй авыллыры китапханәләрендә татар китаплары бар.

Күренекле кешеләре

Районда авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Р.Х.Әбдрәшитов туган.