Мөселман халык комиссариаты органы.

«Безнең тавыш» газетасының дәвамчысы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 24 мартыннан 27 сенә кадәр Казанда татар телендә нәшер ителә, барлыгы 2 саны чыга.

Мөхәррире – А.Габидуллин.

И.Алмашев, И.Атнагулов, Н.Әхмәд углы, Ф.Басыйров, А.Биглов, Г.Габдерәшитов, С.Лафчетский, Ф.Мөхәммәдъяров, С.Палтаржитский, Г.Ракаев, А.-С.Таһиров, К.Терегулов, А.Якубовский һәм башка авторларның мәкаләләре басыла.

Юнәлеше

«Яшәсен мөселман демократиясе!» шигаре астында чыга.

Газетаның максаты: революция һәм мөселманнар демократиясе, Идел-Урал Штаты идеалларын яклау, РСФСРдагы барлык мөселманнарны бергә туплау.

Мөселманнарның 2 нче хәрби съезды, Казан губернасы крәстияннәре съезды, Мөселман халык комиссариаты материаллары басыла.

Төркестан, Казакъстан, Башкортстанда һәм башка урыннарда татар телендә газеталар чыгу турында белдерүләр бирелә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – А.Ә.Хәсәвнех