Эчтәлек

Тел багланышлары үзара бәйләнешле телләрдә сөйләшүчеләрнең бер-берләре белән аралашуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Халыклар арасында даими сәяси, икътисади һәм мәдәни багланышлар икетеллелек һәм күптеллелекне тудыра, бу үз чиратында турыдан-туры лексик алынмалар булдыруга, калькалаштыру һәм ярымкалькалаштыруга китерә. Тел багланышлары икеяклы (паритетлы) икетеллелек өстенлек иткәндә — телләрнең үзара йогынтысына, бертигез дәрәҗәдә кулланылышына, ә берьяклы икетеллелек (диглоссия) очрагында, ягъни бер телнең кулланылыш дәрәҗәсе — социаль статусы югарырак булганда, икенче телнең йотылуына китерә. Идиолект күренеше күзәтелгәндә, ягъни аерым бер кеше тарафыннан гына кулланыла торган индивидуаль тел өстенлек иткәндә, тел багланышларының нәтиҗәсе — интерференция, телләрне гомумән алганда, төрле телләрнең яки тел күренешләренең якынлыгын, охшашлыгын билгеләүче конвергенция белән аңлатыла.

Урта Идел һәм Урал буенда төрки һәм фин-угор телләре элек-электән үзара багланышта була, алар XI–XIII йөзләрдә Идел-Кама буе Болгары территориясендә Идел-Кама телләр союзын барлыкка китерә. Төрки бергәлекнең үз эчендә дә тел багланышлары нык була. Төркиләр зур киңлекләрдә таралып урнашкан булуларына карамастан, һәр төрки халыкның диалектында башка төрки телләргә хас барлык үзенчәлекләр дә чагылыш таба.

IX йөздә ислам динен кабул итү болгар-татар телендә күпләп гарәп һәм фарсы алынмалары барлыкка килүгә сәбәпче була. Озакка сузылган татар-рус тел багланышлары нәтиҗәсендә рус теле лексикасы — төрки алынмалар, татар теле лексикасы рус алынмалары белән тулылана.

1917 елгы революциядән соң дәүләтнең тел сәясәте берьяклы татар-рус икетеллелегенә китерә.

«Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» ТР Законын кабул итү (1992) икеяклы (паритетлы) икетеллелеккә ирешүгә юнәлдерелә. ТРда тыгыз урнашып яшәүче башкорт, мари, удмурт, чуаш һ.б. халыклар арасында тел багланышлары, нигездә, өчтеллелек белән характерлана. Руслар һәм татарлар белән тел багланышлары аларның телләренә йогынты ясамый диярлек, бары җирле диалектлар һәм сөйләшләр дәрәҗәсендә генә эз сала.

Әдәбият

Большой энциклопедический словарь. Языкознание. М., 1998; 

Байрамова Л.К. Татарстан: языковая симметрия и асимметрия. К., 2001.

Авторлар — М.З.Зәкиев, Л.К.Бәйрәмова