- РУС
- ТАТ
Физика-математика фәннәре докторы (2014), профессор (2020)
1978 елның 23 июлендә Алабуга шәһәрендә туа.
Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын (2000), "Теоретик физика" белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика университеты аспирантурасын (2004) тәмамлый.
Татарстан Республикасы һәм РФ нең атказанган фән эшлеклесе, физика-математика фәннәре докторы, профессор Р.М.Юльметьев шәкерте.
2000 елдан Алабуга дәүләт педагогия институтының теоретик физика кафедрасында ассистент, 2001 елдан (өзеклек белән 2007–2008 елларда) Казан дәүләт педагогика университетында (2005 елдан Татар дәүләт гуманитар-педагогия университеты, 2011 елдан Казан университеты составында): ассистент (2001–2004), укытучы (2004–2005), өлкән укытучы (2005), доцент (2005–2007), теоретик физика кафедрасы мөдире (2009–2011), физик процессларны модельләштерү һәм хисаплау физикасы кафедрасы мөдире (2011 елдан).
2007–2008 елларда Клод Бернар Лион 1 университетының конденсацияләнгән тирәлекләр һәм наноструктуралар физикасы лабораториясендә постдок-тикшеренүче (Лион ш., Франция). Аугсбург университетының Физика институтында чакырылган фәнни тикшеренүче (Аугсбург ш., Германия; 2007), Европа атом һәм молекуляр исәпләүләр үзәгенең Баш семинарын оештыручыларның берсе "MultiScaleModellingofAmorphousMaterials: fromStructuretoMechanicalProperties" (Дублин ш., Ирландия; 2011).
Хезмәтләре сыек халәт физикасы өлкәсенә карый; сыеклыкларны нейтрон һәм рентген спектроскопиясе методлары белән өйрәнү; катлаулы системалар физикасы; статистик хәтер һәм очраклылык эффектларын өйрәнү (2000–2006); тигезсез термодинамика һәм статистик физика; тигезле һәм тигезсез молекуляр динамиканы модельләштерү (2006–2009); тәртипкә салынмаган конденсацияле тирәлекләрдә микроскопик динамика һәм структура барлыкка килү; артык суытылган сыеклыклар һәм пыялалар физикасы; витрификацияләр (пыялалау); пыялалар реологиясе; аморф материалларда таушалу эффектлары (2009–2014); фаза күчешләре һәм критик күренешләр; сыеклыкларда структур күчешләр; сыеклыкларда һәм аморф материалларда (пыялаларда) күчеш процесслары һәм коллектив динамика; аморф материалларның таркалу процесслары; кристаллик яралгылар барлыкка килү һәм кристаллар үсеше; катлаулы системалар физикасы (2014–2022); тәртипкә салынмаган системалар физикасы; плазма физикасы; аморф металл эретмәләр физикасы; мәгълүмати материаллар белеме; фундаменталь һәм гамәли физика мәсьәләләрен ясалма интеллект юнәлеше алымнары белән чишү (2022 елдан).
Автор тарафыннан бер компонентлы сыеклыкларда тыгызлык флуктуацияләренең гомумиләштерелгән микроскопик теориясе үстерелә (2004), ирекле табигатьнең динамик процессларында статистик хәтернең эффектларын бәяләү параметры кертелә (2005), артык суытылган сыеклыкларда, пыялаларда, коллоидлы эретмәләрдә бер өлешле динамика теориясе алга киткән (2010), артык суытылган эретмәләрнең һәм аморф каты җисемнәрнең тышкы күчеш деформациясе тәэсирендә кристаллашуының фундаменталь физик механизмнары билгеләнә һәм тиешле кристаллик нуклеация һәм кристаллашу теорияләре үсеш ала (2013); үсеш алган: температуралы масштаблау концепциясе (2015), тигезле сыеклыкларда өч өлешле корреляцияләр теориясе (2017), сыеклыкларның киң классына кулланыла торган үзлелекнең масштаблы кинетик моделе (2019), поливалентлы металл эретмәләренең структурасын тасвирлый торган тыгыз төрелгән йомшак квазисфералар моделе (2020), Юкава-плазмада һәм кулон плазмасында коллектив динамиканың үзеннән-үзе килешенгән релаксация теориясе (2022), координацион саннар киңлегендә ирекле энергия ландшафты концепциясе (2024); билгеләнгән: кристаллашу кинетикасы характеристикалары, фрагильлек индексы һәм аморф ясау сәләте критерие арасында үзара бәйләнеш (2019), поливалентлы металл эретмәләрендә уникаль структур үзенчәлекләрнең булуы (2020); табылган: тыгызлык һәм басымның киң диапазонында гамәлгә ашырыла торган, тигезле газ фазасында чиста селтеле металлар (литий, натрий, калий, рубидий һәм цезий) торышының аналитик тигезләмәсе (2021), Беккер-Деринг-Зельдович-Френкель тигезләмәсен гомумиләштерүче ирекле системаның кристаллашу кинетикасы тигезләмәсе (2022), эмперик структур мәгълүматлардан өлешара үзара йогынты ясау көчен торгызу буенча кире мәсьәләне чишү (2022), аморф ясау сәләте, эретү температуралары һәм аррениус кроссоверы арасында тәңгәллекне билгели торган аналитик тигезләмә (2023).
Фәнни тикшеренүләренең төп идеяләре һәм фикерләре 143 фәнни һәм методик хезмәттә, шул исәптән 5 монографиядә, 23 уку ярдәмлегендә басыла.
Кандидатлык диссертациясе: Гади сыеклыкларда микродинамиканы һәм хәтер эффектларын өйрәнү (2004).
Докторлык диссертациясе: Тәртипкә салынмаган конденсацияле тирәлекләрдә микроскопик динамика һәм структура барлыкка килү (2014).
1. Simple measure of memory for dynamical processes described by the generalized Langevin equation // Physical Review Letters. 2005. v.95. P.200601(1–4). (автордаш)
2. Микроскопическая динамика простых жидкостей. Казань, 2006. 152 c. (автордаш)
3. Самосогласованный подход к описанию релаксационных процессов в классических многочастичных системах // Теоретическая и Математическая Физика. 2015. Т.183. №1. С.3–35.
4. Основы моделирования молекулярной динамики: учебное пособие. М.-Ижевск, 2018. 106 с. (автордаш)
5. Extendedshort-rangeorderdetermines the overall structure of liquid gallium // Physical Chemistry Chemical Physics. 2020. Vol.22, Is.7. P.4122–4129. (автордаш)
6. Self-consistent relaxation theory of collective ion dynamics in Yukawa one-component plasmas under intermediate screening regimes // Physical Review E. 2022. Vol.105, Is.2. Art. № 025204. (автордаш)
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.