Тарихы

Авылга якынча XVIII йөзнең уртасында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Полянка исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә, читкә китеп эшли.

1882 елда авылда вакытлыча файдалануга алынган йортта укырга-язарга өйрәтү башлангыч мәктәбе ачыла (сыйныф бүлмәсе һәм укытучы бүлмәсе була), 20 бала укый. Башта ул попечитель, җир биләүче Н.Н.Галкина-Врасская карамагында була, 1898 елда Халык мәгарифе министрлыгы карамагына күчә.

1903 елда авыл янында махсус төзелгән бинада Надежда икенче класслы кызлар мәктәбе ачыла, аның җитәкчесе шулай ук Н.Н.Галкина-Врасская була (1917 елга кадәр эшли).

Мәктәп каршында өй чиркәве була. 1930 елдан – бинада пионерлар лагере, 1940 елдан – 5 номерлы балалар йорты, 1966–1993 елларда интернат урнаша.

ХХ йөз башында авылда 2 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 95 дисәтинә тәшкил итә. Авыл Зур Полянка авылының Спас чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Ромодан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Зур Полянка авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда Александровка авылы Г.Маленков исемендәге колхозга, 1957 елда Бутлеров исемендәге совхозга керә (1994–2005 елларда «Сельхозхимия» ярдәмче хуҗалыгы).

Халкы күбесенчә хосусый авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм «Сөт иле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең бүлекчәсендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, игенчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб (1996 елдан, 2016 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (2002 елдан) бар.

2012 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли (хәзер балалар Зур Полянка авылы мәктәбендә укыйлар).

Авылдан 800 м читтә Идел буе Болгар дәүләтенең монголларга кадәрге чоры Александровка авыллыгы бар.

Халык саны

1859 елда – 172,
1897 елда – 263,
1908 елда – 285,
1920 елда – 342,
1926 елда – 317,
1938 елда – 302,
1949 елда – 106,
1958 елда – 206,
1970 елда – 250,
1979 елда – 203,
1989 елда – 205,
2002 елда – 146,
2010 елда – 124,
2015 елда – 135 кеше (руслар – 80%, татарлар – 14%, чуашлар – 6%).