- РУС
- ТАТ
Журналист, ТАССР һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1971, 1980)
1921 елның 23 марты, Казан – 1985 елның 20 мае, шунда ук.
Казан университетын тәмамлый (1951). Бөек Ватан сугышында катнаша.
1945–1947 елларда Вена (Австрия) Хәрби комендатура идарәсе секретариаты башлыгы.
1941 һәм 1949–1961 елларда «Комсомолец Татарии» газетасында. 1961 елдан «Советская Татария» газетасының җаваплы сәркәтибе урынбасары, 1972–1981 елларда әдәбият, сәнгать һәм мәдәни-агарту эшләре бүлеге мөдире.
А.П.Авдеев эшләгән елларда газетада атналык «Әдәбият һәм сәнгать» сәхифәсе бирелә башлый. Анда татар шагыйрьләре һәм язучыларының әсәрләре, әсәрләрдән өзекләр рус теленә тәрҗемә итеп бастырыла, яңа китапларга күзәтүләр, Татар опера һәм балет театрында, Г.Камал исемендәге Татар академиа театры һәм Казан Зур драма театрында куелган спектакльләргә рецензияләр бирелә.
А.П.Авдеевның юмористик хикәяләре «Чаян» (Казан) һәм «Крокодил» (Мәскәү) журналларында басыла.
Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Жилина Е. Казань, 1957.
Как я стал боксером // Первая встреча. М., 1963.
С улыбкой в сердце. Казань, 1965.
Бумеранг // Рассказы. Казань, 1968.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.