Эчтәлек

Казанда XVIII йөз ахыры – XIX йөз башына караган татар дини архитектурасы истәлеге.

Печән базары мәчете, Муса бай мәчете дип тә аталган.

1798–1801 елларда сәүдәгәр Муса Мәмәш иганәсенә Печән базары янында башлангыч классицизм формаларында төзелә.

Күп тапкырлар үзгәртеп корулардан соң, хәзер төньягына янкорма өстәлгән, көньяк өлешенең почмаклары китекләндерелгән, озынча һәм турыпочмаклы, түбәсендә манарасы булган ике заллы мәчетләр төренә керә.

Башта ике гыйбадәт залы һәм вестибюле булган үзәк өлеше салына. Залларны бүлеп торган калын дивардан сигез кырлы, өч катлы, чатырланып төгәлләнүче мәчет манарасы күтәрелә. Фронтоннар белән төгәлләнгән ризалит чыгынтылары фасадларны симметрияле итә.

1882 елда мәчетнең көньягында сәүдәгәр И.С.Уразаев акчасына янкорма салына (архитектор П.И.Романов).

1897 елда сәүдәгәрләр М.И.Галиев һәм И.Г.Иманколов иганәсенә бина көньяк һәм төньяктан киңәйтелә. Бер үк вакытта түбәсе күп кыеклы итеп ябыла, ул беркадәр үзгәртелгән өч катлы манара һәм көньяк янкорма өстендәге чатыр белән төгәлләнә. Төньягындагы ишектән тыш, көньяктан да ишек уела. Янкормаларның фасадлары бизәлеше мәчетнең үзәк өлеше диварлары белән бер үк стильдә.

1931 елда гыйбадәтханә ябыла.

1930 елларда манарасы җимертелә, эчке катларының саны үзгәртелә, 1 нче катта һәм михраб чыгынтысында ишекләр уела. Интерьерлары сакланмаган.

1882–1917 елларда күренекле исламият галиме, ислахчы педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Оренбург мөселманнар Диния нәзарәте мөфтие Г.М.Баруди (Галиев) мәчеттә имам-хатиб булып тора. Атасы – сәүдәгәр М.И.Галиев белән бергәләп ул мәчет каршында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен ача.

1992 елдан Галиев мәчете кабат үз вазифаларын башкара.

Әдәбият

Халитов Н.Х. Архитектура мечетей Казани. Казань, 1982;

Мечети Татарстана / Сост. Надырова Х.Г., Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Казань, 2000.

Автор – Н.Х.Халитов.