Татарстанда 1920 елларда Г.С.Әлмөхәммәдов, В.И.Виноградов, С.Х.Габәшинең «Сания» (1925), «Эшче» (1930) беренче татар опералары һәм С.Җ.Сәйдәшевнең музыкаль драмалары куелу Казанда милли музыка театры ачу зарурлыгы турындагы фикерне раслый.

Ачылуы

Театр ачылу турында карар 1933 елның 4 ноябрендә ТАССР Халык комиссарлары советы тарафыннан кабул ителә.

Театр 1939 елның 17 июнендә Н. Җиһанов әсәре буенча «Качкын» операсы премьерасы белән ачыла. Беренче балет спектакле («Файдасыз саклык» – «Тщетная предосторожность», П.Гертель) 1939 елның 9 сентябрендә күрсәтелә.

1940–1950 еллар

16 ел дәвамында спектакльләр Казан Зур драма театры һәм Татар академия театры сәхнәләрендә бара. 1956 елдан үз бинасында куела башлый. Аның сәхнәсендә куелган беренче спектакль – Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсы.

Театр Казанда опера сезоннары (1874 елдан) традицияләрен дәвам итә.

Труппаның беренче составында Татар опера студиясен тәмамлаган З.Байрашева, Г.Кайбицкая, А.Измайлова, С.Садыйкова, М.Булатова, Х.Зәбирова, М.Рахманкулова, Ф.Насретдинов, Н.Даутов, У.Әлмиев, Л.Маев, Л.С.Верниковский, М.Булат-Родионов һ.б. була. Алар – театрда куелган спектакльләрдә төп партияләрне беренче булып башкаручылар.

Шул ук вакытта балет труппасы да формалаша башлый (А.Ф.Гацулина, Б.Ш.Әхтәмов, В.П.Романюк, Л.А.Жуков һ.б.).

Баштагы чорда театрның сәнгать җитәкчелеге дирижерлар И.Әүхәдиев, С.С.Бергольц, Җ.Садриҗиһанов, Х.Фазлуллин, режиссер Ф.Н.Каверин, балетмейстерлар Г.Таһиров, Ф.Гаскәров, рәссам П.Т.Сперанский, хормейстер П.Федотов тарафыннан тормышка ашырыла. Спектакльләрне шулай ук Татар академия театры режиссерлары Ш.Сарымсаков, С.Вәлиев-Сульва да куя.

Театр Татарстанның милли опера һәм балет сәнгате үсешенә үз эшчәнлегенең беренче унъеллыгында аеруча зур өлеш кертә («Ирек», «Алтынчәч» (Н.Җиһанов; 1940, 1941), «Галиябану» (М.Мозаффаров; 1940) опералары, «Шүрәле» (Ф.Яруллин; 1945) балеты, «Башмагым» (Җ.Фәйзи; 1942) музыкаль комедиясе, «Түләк» операсы, «Зөһрә» балеты (Н.Җиһанов; 1945, 1946).

Бер үк вакытта төп классик Европа һәм рус опера һәм балет репертуарын да («Риголетто», «Травиата», Дж. Верди; «Фауст», Ш.Гуно; «Чио-Чио-сан», Дж. Пуччини; «Евгений Онегин», «Аккош күле» («Лебединое озеро»), П.Чайковский; «Жизель», А.Адан; «Коппелия», Л.Делиб һ.б.) үзләштерү бара.

1950–1960 еллар

1950–1960 елларда әйдәп баручы опера солистлары – З.Хисмәтуллина, В.Шәрипова, Р.Билалова, Г.Сәйфуллина, Б.А.Аполлонов, А.Аббасов, В.Н.Жарков, И.Ишбүләков, В.Т.Степанов; балет артистлары – Н.Юлтыева, Р.Садыйков, Г.С.Калашникова, Ә.Нарыйков, Р.Новицкая, Р.Ибәтуллин һ.б.

Бу чорда Н.Җиһановның «Җәлил» операсын кую (1957) аеруча зур әһәмияткә ия була. Башка татар композиторларының әсәрләре дә куела: «Самат», «Дим буенда» (Х.Вәлиуллин), «Намус» (Н.Җиһанов), «Тапшырылмаган хатлар» (Җ.Фәйзи) опералары; «Раушан» (З.Хәбибуллин; балалар өчен), «Тау әкияте» («Горная быль», А.С.Ключарёв), «Алтын тарак» (Ә.Бакиров), «Кисекбаш» (Р.Гобәйдуллин) балетлары.

Көнбатыш Европа һәм рус классик репертуары спектакльләре дә гамәлгә ашырыла: «Трубадур», «Аида» (Дж. Верди), «Пики дамасы» («Пиковая дама»), «Мазепа», «Чародейка» (П.Чайковский), «Борис Годунов» (М.Мусоргский) опералары, сирәк башкарыла торган «Джоконда» (А.Понкьелли), «Леньяно янындагы сугыш» («Битва при Леньяно», Дж.Верди); хәзерге заман композиторларының әсәрләре – «Яшен сукмагы буйлап» («Тропою грома», К.Караев) балеты, «Катерина Измайлова» (Дм.Шостакович) операсы (1965).

Театр репертуарында оперетталар һәм музыкаль комедияләр аерым урын алып тора. Бу чорда театрның сәнгать җитәкчелеген дирижерлар И.Э.Шерман, К.К.Тихонов, режиссер Н.Даутов (бер үк вакытта төп опера партияләрен башкаручы), балетмейстер Л.Бордзиловская, рәссам Ә.Нагаев тәшкил итә.

1960–1970 еллар

1960–1970 елларда театрда буыннар алмашы, сәнгать җитәкчелегенең (дирижерлар Ф.Мансуров, В.М.Васильев, Я.Вощак, Ю.Кочнев, И.Лапиньш, В.Куценко; балетмейстерлар Н.Юлтыева, Д.Арипова, Л.Исакова; режиссер И.Г.Мәҗитов һ.б., рәссам А.Б.Кноблок) еш алышынып торуы күзәтелә.

Алдагы елларда да театрга уңышлы эшләүче җырчылар килә: Ю.В.Борисенко, Ю.Галявинский, С.Рәинбәков, Р.Мифтахова, Л.Г.Башкирова, З.Сөнгатуллина, К.Румянцева, Ә.Заһидуллина, А.С.Фадеичева, Р.Дәминов, Э.Г.Трескин; балет артистлары И.Хәкимова, С.Хантимерова, Л.Хуторова, К.Гайнуллин, Н.Сәрвәров, В.Бортяков, В.Яковлев һ.б.

Куелган спектакльләре арасында «Дон Жуан» (В.А.Моцарт), балалар өчен «Мәкерле песи» (Л.Хәйретдинова) операсы, «Су анасы» (Ә.Бакиров), «Ике легенда» (Н.Җиһанов), балалар өчен «Сихерләнгән малай» («Заколдованный мальчик», З.Хәбибуллин) балетлары бар.

1975 елдан театр тарихында башкаручыларның индивидуаль үзенчәлекләрен үстерергә омтылган баш режиссер, мәшһүр театр һәм музыка эшлеклесе Н.Даутов дәвере башлана. Бу чорда З.Сөнгатуллина, Х.Бигичев, С.Рәинбәков, Р.Сәхәбиев, Г.Казанцева, Г.Ластовка, М.Якупов, К.Хәйретдинова, В.Ганиева, Р.Үзбәкова, Н.Путилин, А.С.Фадеичева, К.Румянцева һ.б. бертөркем опера сәхнәсе осталары иҗади үсешкә ирешә.

Н.Даутов куйган спектакльләр гадәти булмаулары, күп очракта сәнгатьчә чишелештә яңалык алып килүләре белән аерылып тора: «Севилья чәчтарашы» («Севильский цирюльник», Дж. Россини), «Травиата» (Дж.Верди), «Кармен» (Ж.Бизе), «Фауст» (Ш.Гуно), «Богема» (Дж.Пуччини). Бу елларда татар композиторларының яңа опералары куела: «Җиһангир» (Р.Гобәйдуллин), «Кара йөзләр» (Б.Мөлеков).

1980 еллар

1980 елларда театрның (сәнгать җитәкчелегендә классик әсәрләрне үзенчә аңлатырга омтылган режиссер В.Раку; хормейстерлар Н.Җүрәева, И.Рәхимуллин; балетмейстер Л.Таубе; рәссам В.Немков) аеруча күренекле спектакльләре арасында «Риголетто», «Отелло» (Дж.Верди), «Очучы голланд» («Летучий голландец», Р.Вагнер), «Кар кызы» («Снегурочка», Н.Римский-Корсаков), «Ерактагы кәккүк авазы» (Р.Кәлимуллин) опералары аерым игътибарга лаек. Е.Михайлова, З.Хәйретдинов, балет артистлары Н.Мәһдиева, З.Хәмдиева, Л.Мөхәммәтгалиева, Е.Щеглова, Р.Әбүлханов, И.Жуков һ.б. солист буларак ачылалар.

1980 еллар ахырыннан директор Р.Мөхәммәтҗанов театрның сәнгати-административ төзелешенә үзгәрешләр кертә башлый. Ул, репертуарлы театр үзенчәлекләрен өлешчә саклап калган хәлдә, контракт төзеп эшләү системасын кулайрак күрә, ягъни спектакльләрдә катнашу өчен танылган башкаручылар, режиссерлар, хореографлар, сценографларны чакыра, традицион сәнгать җитәкчелеген тәшкил иткән вазифалардан баш тартып (баш дирижер Р.Салаватовтан кала), опера (Г.Хәйбуллина, 2010 елга кадәр) һәм балет (В.Яковлев) буенча аерым сәнгать җитәкчелеге вазифаларын булдыра.

1990 еллар

1990 еллардан репертуар сәясәтендә театр җитәкчелеге антология принцибына таяна. Театр коллективының сәнгати мөмкинлекләр диапазоны киң: «зур опера» һәм «зур балет» стилендә эшләнгән академик пландагы спектакльләрдән алып, автор җитәкчелегендәге яки чорның мәшһүр дирижерлары, режиссерлары, сценографлары, хореографлары иҗат иткән тәҗрибә характерындагы спектакльләргә кадәр куела. Төп классик опера һәм балет спектакльләре күрсәтелә, хәзерге заман авторларының, шул исәптән Татарстан композиторларының әсәрләре дә сәхнәләштерелә.

Театр илебезнең һәм чит илләрнең атаклы театрларында куелган танылган спектакльләрне турыдан-туры гәүдәләндерү белән бергә дөнья театр һәм музыка сәнгате үсешенең иң актуаль тенденцияләрен чагылдыручы төрледән-төрле сәнгатьчә чишелешләрдән дә актив файдалана. Моңа театрның техник яктан җиһазланышы шактый киңәю дә булышлык итә.

1991 елдан барлык спектакльләр дә оригинал телдә башкарыла. Төрле илләрдән (Италия, Нидерландия, Бөекбритания, Һиндстан, Канада, Көньяк Африка Респ-касы һ.б.) килгән сәхнәгә куючы төркемнәр белән уртак иҗат проектлары гамәлгә ашырыла.

Спектакльләре арасында «Фигароның өйләнүе» («Свадьба Фигаро»), «Тылсымлы флейта» («Волшебная флейта»), «Дон Жуан» (өчесе дә – В.А.Моцарт), «Лючия ди Ламмермур» (Г.Доницетти), «Трубадур», «Фальстаф» (Дж.Верди), «Энҗе эзләүчеләр» («Искатели жемчуга», Ж.Бизе), «Борис Годунов» (М.Мусоргский); Татарстан композиторларының әсәрләре – «Йосыф кыйсасы» балеты (Л.Любовский; РФнең Дәүләт премиясе, 2006), «Шагыйрь мәхәббәте» операсы (Р.Ахиярова; ТРның Г.Тукай исем. Дәүләт премиясе, 2008; төп партияне башкарган Ә.Агади – «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә РФнең «Алтын битлек» милли театраль бүләге лауреаты, 2008) һ.б. бар.

1990 еллардан театрның чит илләргә даими гастрольләре башлана (Бельгия, Бөекбритания, Германия, Австрия, Дания, Швеция, Швейцария, Нидерландия, Португалия, Дания, Франция һ.б. илләрдә ел саен 100 дән артык спектакль күрсәтә). 1982 елдан ел саен илебез һәм чит илләрдән күпләгән опера һәм балет йолдызлары катнашында Шаляпин Ф.И. исемендәге опера фестивале (1991 елдан халыкара), 1987 елдан Нуриев Р. исемендәге классик балет фестивале (1992 елдан халыкара, 1993 елдан Р.Нуриев исемендә) уздыра.

Театр – Татарстанның дөнья, Россия, татар театр һәм музыка сәнгатен пропагандалаучы гаять әһәмиятле музыкаль культура үзәкләренең берсе.

«Алтын Урда» спектакле өчен театрда хезмәт куючы Р.С.Мөхәммәтҗанов, Г.А.Ковтун, К.А.Андреева, М.И.Тимаев ТРның Г.Тукай исем. Дәүләт премиясе белән бүләкләнәләр (2015).

Театр бинасы

Театр бинасы 1936 елда архитектор Н.П.Скворцов проекты буенча төзелә башлый. 1948 елда архитектор И.Г.Гайнетдинов бинаның фасад һәм интерьерларына, антик бизәк һәм татар халкының гамәли бизәлеш сәнгате элементларын берләштереп, совет неоклассицизмы стилендә үзгәрешләр кертә. Ян-яктагы ярымтүгәрәк фасадларда А.С.Пушкин (скульптор Н.К.Вентцель) һәм Г.Тукай (скульптор Е.И.Шулик) һәйкәлләре урнаштырыла. Театр интерьерларын бизәү эшендә скульптор В.В.Ламмерт һәм рәссам Ч.Г.Әхмәров катнаша.

1996 елдан театрда төзәтү эшләре алып барыла, 2003 елда реконструкциягә ябыла, ул 2005 елда тәмамлана. Бинаны реконструкцияләү проектының баш архитекторы – А.-Р.Ш.Дустиев.

Бина эчен бизәгәндә бетон һәм гипс гранит һәм мәрмәр белән алыштырыла, имән паркет җәелә. Заллар аксыл-алтынсу төстә. Баскыч мәйданчыклары көзгеләр белән бизәлә. Җуелган детальләр һәм калку бизәкләр торгызыла. Залның сыйдырышлылыгы 1300 урыннан 950 урынга кала, идәннең авышлыгын үзгәртү хисабына күрү мөмкинлеге яхшыра. Зал үзгәртеп эшләнгән оркестр чокыры, заманча яктырту чаралары һәм акустик техника белән җиһазландырыла.

Әдәбият

Татарский государственный театр оперы и балета им. М.Джалиля. Казань, 1957.

Гиршман Я.М. Пути развития татарской советской музыки // Музыкальная культура Советской Татарии. М., 1959.

Шумская Н. Татарскому оперному театру 20 лет // Советская музыка. 1959. № 10.

Татарский академический театр оперы и балета им. М.Джалиля. Казань, 1994.

Автор – Ф.Ш.Салитова