Биографиясе

1871 ел, Казан губернасы, Казан өязе Чыршы авылы – 1954.

Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәне тәмамлый, 1899 елдан шул ук мәчеттә имам-хатиб (1930 елга кадәр) һәм үз исеме белән аталган «Касыймия» мәдрәсәсендә мөдәррис (1918 елга кадәр). М.Г.Салихов биредә җәдиди укыту ысулы кертә.

Февраль революциясеннән соң, 1917 елда, Казанның Руханилар берлеге идарәсе рәисе.

Илаһият гыйлеме турында хезмәтләр авторы.

Репрессияләнә, үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. Казань, 2005.