Тарихы

Авыл 1688 елдан мәгълүм. 1967 елга кадәр Остолопово исемен йөртә. Революциягә кадәрге чыганакларда Богоявленский исеме белән дә билгеле.

Авыл Казан Кизик монастыренә карый, 1764 елда халкы экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Халкы игенчелек, терлекчелек, җеп эрләү, тимерчелек белән шөгыльләнә.

1783 елда авылда янкормасы булган (эчендә уеп ясалган Николай Чудотворец сурәте була) агач Богоявление Господня чиркәве төзелә (сүтелгән чиркәүнең бүрәнәләрен Горицы авылыннан су белән агызып җибәрәләр).

1880 елда аның урынында беренче гильдия Чистай сәүдәгәре Е.И.Чукашев акчасына Николай Чудотворец һәм газап чигүче Георгий Победоносец хөрмәтенә янкормалары булган таш храм (эклектика стилендә) төзелә (1939 елда ябыла, архитектура истәлеге). Николай Чудотворец образы могҗиза күрсәтүче буларак тирә-якта яшәүчеләр тарафыннан ихтирам ителә, 9 май көнне престол бәйрәменә аның янына 1000 якын зыярәт кылучы җыела.

1851–1867 елларда авылда вакытлыча файдалануга алынган фатирда урнашкан Дәүләт милке министрлыгының приход училищесе эшли. Остазлары – П.Ф.Сельский һәм В.В.Нечаев. 30 ир бала укый.

1873 елда земство училищесе ачыла, авыл җәмәгате һәм попечитель Е.И.Чукашев акчасына укытучы өчен бүлмәсе булган махсус бина төзелә. Башта 40 ир бала һәм 20 кыз бала, 1904 елда 55 ир бала укый. 1893 елда укырга-язарга өйрәтү кыз балалар мәктәбе ачыла (20–35 кыз бала укый).

ХХ йөз башында пристань, казна шәраб һәм 4 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 4708 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Алексеевск волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1924 елдан Чистай кантоннарында.

1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Сахаровка авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Красное Прикамье» колхозы оештырыла (1963 елда «Россия» колхозы составына керә). 1986 елда Ленин исемендәге мөстәкыйль колхоз булып бүленеп чыга, авыл аның үзәк утарына әверелә (1996–2004 елларда «Речной» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы).

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бүлекчәсендә эшли (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда элекке рухани йортында драма түгәрәге һәм уку өе оештырыла. 1928 елда авыл советы бинасында радио эшли башлый.

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (яңа бина 1986 елда төзелә), клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

2009 елда Николай Чудотворец хөрмәтенә гыйбадәт кылу йорты төзелә.

Авыл янында бронза дәвере, буралы курган һәм Имәнкискә культураларына караган 8 археология истәлеге һәм X–XIII йөзләр болгар шәһәрлеге табыла.

Халык саны

1782 елда – 395 ир заты;
1859 елда – 2331,
1897 елда – 1877,
1908 елда – 2357,
1920 елда – 2465,
1926 елда – 2108,
1938 елда – 1186,
1949 елда – 897,
1958 елда – 689,
1970 елда – 505,
1979 елда – 441,
1989 елда – 400,
2002 елда – 382,
2010 елда – 321,
2015 елда – 389 кеше (руслар).