1989 елда файдалануга тапшырыла (архитектор В.П.Скачков һ.б.). Башлангыч атамасы — КДУның мәдәният-спорт комплексы (1995 елга кадәр). Бинаның гомуми файдалы мәйданы — 15088,9 м2. Физкультура-спорт һәм сәламәтләндерү билгеләнешендәге корылмалар: 10 спорт залы (гомуми мәйданы — 2920 м2), скалодром, кием алыштыру, душ, сауна бүлмәләре, медицина лабораторияләре. Спорт блогындагы биналарда Казан университеты студентларының физкультура дәресләре, шәһәр, республика, бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге спорт ярышлары, спорт буенча конференция семинарлар уздырыла, спортның түбәндәге төрләре — аэробика, шейпинг, бодифлекс, бодибилдинг, волейбол, футбол, кыя тауга менү, шулай ук биюләр буенча өстәмә дәресләр бирелә.

Концерт блогына керүче бүлмәләр: 4 зал — зур (1107 урынлы), кече (448 урынлы), бильярд залы (1997 елда ачыла), уен автоматлары залы; кафе, студент-яшьләр күңел ачу үзәге, анда университет, шәһәр һәм республика дәрәҗәсендәге чаралар, фәнни конференцияләр, концертлар уздырыла.

«УНИКС» мәдәният-спорт комплексы — «УНИКС» баскетбол клубының уку-шөгыльләнүләр һәм ярышлар базасы, ТР һәм РФнең зур физкультура-спорт һәм сәламәтләндерү үзәге.