Эчтәлек

1874 елга кадәр Казанда опера спектакльләре гастрольдә йөрүче итальян труппалары яисә аерым солистларны чакырып эпизодик төстә һәм өлешләп (хор күренешләрен төшереп калдырып) драма труппалары көче белән куела.

1874 елда антрепренёр П.М.Медведев үз хисабына беренче тапкыр солистлар, хор һәм оркестр белән опера труппасының тулы составын оештыра.

1874 елның 26 августында М.И.Глинканың «Патша хакына корбан китү» («Җизнь за царя») операсының беренче тулы составтагы спектакле куела. Опера партияләрен Ф.К.Львов (Сусанин), З.А.Рунич-Давыдова (Антонида), К.А.Алелеков (Собинин) башкаралар; Ф.Вальнер дирижерлык итә.

Сезон дәвамында А.Н.Верстовскийның «Аскольд кабере» («Аскольдова могила»), А.С.Даргомыжскийның «Су кызы» («Русалка»), Ш.Гуноның «Фауст»ы, Д.Вердиның «Трубадур» опералары куела.

1917 елга кадәр Казан шәһәре театры сәхнәләрендә опера труппасы көче белән рус һәм чит ил композиторларының 130 дан артык операсы куела. Иң яхшы солистлар буларак танылган җырчылар З.И.Эйбоженко, Э.Ф.Боброва-Пфейфер, А.П.Ухтомская-Баронелли, Е.П.Кадмина, А.Фострем, А.Верни, А.П.Боначич, Ю.Ф.Закржевский, И.В.Тартаков, С.К.Ильяшевич, А.М.Давыдов, М.К.Максаков, А.И.Мозжухин, Д.Х.Южин, Д.А.Усатов, Л.Г.Яковлев, Н.Н.Фигнер, Ф.И.Шаляпин чыгыш ясыйлар.

Спектакльләрдә У.И.Авранек, В.И.Сук, И.О.Палицын, А.П.Асланов, Л.П.Штейнберг, М.М.Голинкин, А.А.Эйхенвальд, А.А.Орлов-Соколовский, Я.А.Позен дирижерлык итә; Н.В.Унковский, Я.М.Любин, Н.Н.Фигнер, А.М.Давыдов антрепризага иганә ярдәме күрсәтәләр; режиссерлык эше белән Н.Н.Боголюбов, Н.А.Шухмин, Я.В.Гельрот шөгыльләнә.

Күп кенә спектакльләргә махсус программалар чыгарыла, шул исәптән татар телендә дә; аларда операның эчтәлеге генә түгел, аның куелу тарихы, композиторлар турында кыскача мәгълүматлар бирелә.

1901 елның җәендә Мәскәүдә Казан опера труппасының гастрольләре зур уңыш белән уза.

1917 елдан опера спектакльләре тулы театр сезонында үткәрелә башлый, 1919–1922 елларда опера театры «үрнәк театрлар» исәбенә керә.

1923–1929 елларда матди мөмкинлек булмау сәбәпле, Казанда опера сезоннары даими үткәрелми.

Әдәбият

Кантор Г.М. Музыкальный театр в Казани XIX – начала XX в. Казань, 1997.

Благов Ю.А. «... получил прозвище Казанский». Казань, 2001.

Благов Ю.А. Казанская антреприза Собольщикова-Самарина. Казань, 2004.

Автор – Ю.А.Благов