Биографиясе

1887 елның 12 марты, Пенза губернасының Краснослободск өязе Тенеш авылы – 1938 ел.

1908 елда Казанда үзлегеннән әзерләнеп Татар укытучылар мәктәбе курсын тәмамлый.

1908–1915 елларда Рус-татар училищесендә (Казан) укытучы булып эшли.

1917 елда 1 нче Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда катнаша.

1924 елдан СССР халыклары Үзәк нәшриятында (Мәскәү) эшли.

Репрессияләр чоры корбаны (1938).

Иҗаты

1907 елдан башлап «Аң», «Мәктәп» журналларында, «Әлислах», «Кояш», «Йолдыз», «Бәянелхак», «Ил» газеталарында мәкаләләрен һәм хикәяләрен бастыра.

1913–1916 елларда балалар өчен «Ак юл» журналын чыгара.

Ф.Н.Агиев – «Хикәяләр җыентыгы» (1926), «Кыйраәте ибтидаия» («Башлангыч сыйныфларда уку китабы») хрестоматиясе (1908), «Кызыл йолдыз» әлифбасы» (1924, Г. Тимербулатов белән берлектә) авторы.

Әсәрләре

Мәрхәмәт. Казан, 1990.

Әдәбият

Ибраһимова Ф. Тынгысыз шәхес // Шәһри Казан. 1997. 27 июнь.

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиографик белешмә. Казан, 1986

Литературная энциклопедия. М., 1929. Т.1.

Автор – Ф.И. Ибраһимова