- РУС
- ТАТ
3 нче класслы очучы-сынаучы
1913 елның 20 сентябре, Пермь губернасының Лысьва поселогы, хәзерге Пермь краеның Лысьва шәһәре – 1956 елның 18 гыйнвары, Татарстан АССРның Биектау районы Кощаково авылы янында.
Ветеринария фельдшеры гаиләсендә туа. 1919 елда, әтисе үлгәч, әнисе белән Казанга күченә; балачакта көтү көтә. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, "Строитель" кирпеч заводында моторист-электромонтер булып эшли.
Балашов авиация мәктәбен (Саратов өлкәсе) отличник булып тәмамлый; анда калдырыла.
1934 елда әнисе авырып китү сәбәпле Казанга кайта, Осоавиахимның Казан аэроклубында кече авиатехник булып эшли, аннары Казан авиация институтына (КАИ) укырга керә. 1936 елда производстводан аерылмыйча аэроклуб каршында пилотлар курсларын тәмамлый, 1937 елда планер техниклары мәктәбендә укыта, 1939 елдан КАИның мотор лабораториясендә өлкән механик, 1940 елда КАИның очу отрядында очучы-инструктор булып эшли.
1941 елдан – Казандагы 124 нче авиация заводында 5 нче класслы очучы-сынаучы; 1942 елдан – пилот, 1943 елдан – очу-транспорт отряды (ЛТО) башлыгы, Тб-3 транспорт отряды командиры. 1947 елда Бакуда Ли-2 командирларын әзерләү очу үзәген тәмамлый.
1953 елның мартыннан – Казанның 22 нче авиация заводында очучы-сынаучы. Завод сынаулары барышында бомба ыргыту өчен Владимировка полигонына (хәзерге Ахтубинск) очарга әзерләнгән Ту-16 №6202917 реактив бомбардировщигында сынау очышында һәлак була. Очып китәр алдыннан экипаж командиры завод очучы-сынаучысы П.С.Яковлев планлы очыштан төшерелә һәм экипаж командиры итеп икенче пилот Черкасовны, икенче пилот итеп күптән түгел очучы-сынаучылар мәктәбен тәмамлаган М.Ю.Чавкинны билгелиләр. Очып киткәннән соң озак та үтми, очкыч Татарстан АССРның Биектау районында, Кощаково җәнлек совхозы янына килеп төшә. Комиссия һәлакәтнең техник сәбәпләрен тапмый; экипажның әзерлеге җитәрлек түгел дип билгеләнә (Черкасовның ТУ-16да очуы һәлак булган вакытка якынча 10 сәгать тәшкил итә). Комиссия нәтиҗәсе – болытларда пространстволы ориентировканы тулысынча югалту.
Черкасов исеме белән 1957 елда Казанның Авиатөзелеш районында (Северный поселогы) бер урам атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.