- РУС
- ТАТ
Россия Федерациясенең Оренбург өлкәсендәге административ-территориаль берәмлек
Оренбург өлкәсенең көнбатыш өлешендә урнашкан. 1934 елда оештырыла. Мәйданы – 3113 кв.км. Үзәге – Тоцкое авылы (Оренбургтан 200 км ераклыкта урнашкан).
Халкы – 31907 кеше (2014 ел). Татарлар саны 2010 елда – 2953 кеше (1970 елда – 3489, 1979 елда – 3015, 1989 елда – 3230, 2002 елда – 3883 кеше).
Татарлар, тупланып, Әмирхан, Кондызлытамак (2002 елда – 9 кеше), Кызыл Мәчет (252), Мөлек, Хөсәен (272 кеше), Сәйфетдин авылларында яшиләр.
Район территориясенә татарлар XVIII йөздә килеп урнашалар. 1787 елда Казан губернасыннан күченүчеләр Хөсәен авылына нигез сала. 1910 елда монда мәдрәсә төзелә, 1918 елда татар башлангыч мәктәбе (1932 елдан –бишьеллык, 2007 елдан – тугызъеллык) эшли башлый.
Кызыл Мәчет авылында 1933 елга кадәр – мәчет, 1957 елга кадәр татар мәктәбе эшли. Кондызлытамак мәктәбендә 1987 елга кадәр татар теле предмет буларак өйрәнелә. Кызыл Мәчет авылында «Туган тел» татар үзешчән коллективы эшли, авыл китапханәсендә татар китаплары фонды саклана.
И.Н.Халиков – Тоцкий районы Мактаулы гражданы.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.