Биографиясе

1946 елның 1 гыйнвары, Буа районы Килдураз авылы — 1997 елның 24 июне, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1968), шунда ук эшли.

Хезмәтләре географиядә математика ысуллар куллануга, ТРның халык хуҗалыгы тармакларының үсешен урнаштыруга һәм фаразлауга карый. Хуҗиев территориаль һәм тармак мәнфәгатьләрен исәпкә алып карарлар кабул итүнең социаль-икътисади өлкәдәге мәсьәләләрне хәл итүдә гомуми юлын тәэмин итәрлек теориясен эшли. «Географиядә математик ысуллар» («Математические методы в географии», 1976) уку ярдәмлеге авторларының берсе.

Математик модельләр буенча Халыкара георафик берләшмә комиссиясе әгъзасы (1976 елдан).

Хезмәтләре

Процессы взаимодействия в экономико-географических системах. К., 1980 (автордаш.); 

Структура геосистем и представление о функциональном прогнозе // Изв. Всесоюз. геогр. об-ва. 1985. Т. 117, вып. 1 (автордаш); 

Всё о Татарстане: Экон.-геогр. справ. К., 1992 (автордаш).