Эчтәлек

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә, дворян Демидовларга карый. XIX йөзнең беренче яртысында – алпавыт А.А.Демидов отставкадагы гвардия поручигы, Спас өязенең дворяннар башлыгы, II дәрәҗә Изге Станислав ордены кавалеры була.

Бу чорда халыкның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 683 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Старосельское авылы Казан Мәрьям Ана чиркәве приходына карый.

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Ромодан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Алексеев, 1935 елның 10 февраленнән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Салман авыл җирлеге составына керә.

1922 елда авылда “Демидовка – 1” һәм “Демидовка – 2” авыл хуҗалыгы артельләре оештырыла, 1931 елдан – “Красный ударник” колхозы, 1957 елдан “Салман” совхозы составына керә. 1988 елдан – “Хлебодаровка” совхозы составында, 2002 – 2003 елларда “Хлебодаровка” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында була.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли.

Авылда клуб (аның каршында 1992 елдан “Рябинушка” вокаль ансамбле эшли, җитәкчесе – Д.А.Туров), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1859 елда – 289,
1897 елда – 363,
1908 елда – 398,
1926 елда – 201,
1938 елда – 148,
1949 елда – 124,
1958 елда – 89,
1970 елда – 119,
1979 елда – 115,
1989 елда – 115,
2002 елда – 131,
2010 елда – 114,
2015 елда – 120 кеше (руслар).